28 май 2015 яңалыклары
-
Укытучы да, күп балалы әни дә, авылның үзешчән артисты да
Адәм баласы дөньяга аваз салган көннән башлап соңгы көнгә кадәр тормыш дигән зур диңгездә йөзәргә өйрәнә. Тормышта кеше нәрсәгәдер ирешкән икән, моның өчен ул иң беренче чиратта, әти-әнисенә һәм укытучыларына бурычлы. Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: «Кырмыскалар - ояларында, балыклар - суларында, фәрештәләр күктә мәрхәмәтле укытучыларга дога укып торырлар», - дигән....
-
Укытучы да, күп балалы әни дә, авылның үзешчән артисты да
Адәм баласы дөньяга аваз салган көннән башлап соңгы көнгә кадәр тормыш дигән зур диңгездә йөзәргә өйрәнә. Тормышта кеше нәрсәгәдер ирешкән икән, моның өчен ул иң беренче чиратта, әти-әнисенә һәм укытучыларына бурычлы. Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: «Кырмыскалар - ояларында, балыклар - суларында, фәрештәләр күктә мәрхәмәтле укытучыларга дога укып торырлар», - дигән....
-
Иске Ерыклыда иң чибәр кыз баланы сайлаячаклар
1 июнь, Халыкара балаларны яклау көнендә "Дуслык" үзәге белгечләре беренче тапкыр 5-12 яшьлек кыз балалар арасында чибәрлек бәйгесе үткәрәчәк. " Иске Ерыклы кечкенә чибәре-2015" дип аталган матурлык, сәләт, яхшы кәеф бәйрәмендә катнашучылар жюри һәм тамашачы игътибарына үзе турында мәгълүмат җиткерергә, үзенчәлекле итеп тегелгән күлмәктән сәхнәдә чыгыш ясарга тиеш. Җиңүче таҗ...
-
Кредитын түли алмаучыларга бушлай консультация бирәләр
Кредит түләүдә авыр хәлдә калган һәм банкларга яки башка микрофинанс оешмаларына әҗәтләре җыелган гражданнар 8-800-700-87-10 номеры буенча кайнар линия телефонына шалтыратып, бушлай консультация ала ала.
-
“Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында мини-футбол буенча матч үтте (фото)
"Наркотикларсыз тормыш" һәм "Доброволецлар - балаларга" акцияләре кысаларында 2003-2004 елгы балалар арасында мини-футбол буенча матч үтте. Аны Тукай районының "Шәфкать" үзәге педагогы Светлана Баева белән берлектә "М.И.Г." доброволецлар отряды волонтерлары Артем Селянин һәм Дмитрий Павлушин оештырды. Волонтерлар малайларны үзләре командага бүлеп, үзләре уен кагыйдәләрен аңлатты, үзләре тренировкалар үткәрде. Зәңгәр киемле...
-
Мопед яки скутер белән уналты яше тулганнар гына идарә итә ала
Җәйге каникул чорында велосипедлар, мопед һәм мотоцикллар юлларда аеруча күбәя. Ләкин, кызганычка каршы, аларны йөртү кагыйдәләре турында яшүсмерләрнең күбесе уйлап та карамый. Шул сәбәпле аянычлы хәлләр дә килеп чыга. Ул кагыйдәләрне белеп тору балалар һәм үсмерләргә генә түгел, аларның әти-әниләренә дә файдалы булыр, диләр район буенча ЮХИДИ бүлеге инспекторлары һәм...
-
Бушлай юридик ярдәм
«Якты юл» газетасы редакциясе укучылар соравы буенча 16 июнь көнне, иртәнге сәгать 9дан 12гә кадәр бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча кабул итү үткәрә. Сезнең сорауларга адвокат Әлфия Гәрәева җавап бирә. Сорауларны 70-17-58 телефон номерына шалтыратып бирә аласыз, кабул итүгә редакциягә килергә кирәк. Адресы: Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил урамы, 46...
-
Җиңел атлетика буенча Мусабай-Завод мәктәбе укучыларына тиңнәр булмады
Күптән түгел генә Чаллы шәһәренең «Төзүчеләр» стадионында җиңел атлетика буенча район беренчелеге үтте. Анда 1998-1999, 2000 елгы һәм аннан да яшьрәк булган малайлар һәм кызлар катнашты. Ярышларда барысы бергә 122 кеше, шул исәптән 12 команда көч сынашты. Малайлар һәм кызлар үзләрен 100, 400, 800 метрга йөгерү, йөгереп килеп озынлыкка сикерү,...