Яшүсмерләр футбол уйнады
Үткән атнада Биклән авылында футбол буенча район беренчелеге үтте. Анда 2001 елгы һәм аннан да кечерәк яшүсмерләр көч сынашты. Ярышларда Бикләннән кала Круглое Поле, Яңа, «Татарстан» совхозы поселоклары, Сәмәкәй, Түбән Суыксу, Теләнче Тамак, Иске Абдул, Бәтке, Мәләкәс, Мусабай-Завод авыллары спортчылары катнашты. Нәтиҗәдә беренче урынны Круглое Поле поселогы яшүсмерләре яулады. Яңа...