Якты юл
  • Рус Тат
  • 20 май 2015 яңалыклары

    • 20 май 2015 - 13:22
      “Сабан белән фото” дип аталган яңа бәйге игълан итәбез!
      "Якты юл" газетасы яңа бәйге игълан итә! Аны көтеп алган Сабан туе якынлашу уңаеннан, милли бәйрәмебезнең төп темасы булган җир эшкәртү һәм шуның белән бәйле эш коралы - сабанга багышлыйбыз. Ярышта катнашу өчен сабан белән бергә фотога төшеп, шул сүрәтне безнең редакциягә юлларга кирәк. Электрон адресыбыз : yakti.ul76@gmail.com . Укучыларыбызның...
      1186
      0
      0
    • 20 май 2015 - 09:23
      Хуҗалыкларда бәрәңге утырталар
      Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында сабан культураларын чәчү белән бергә «икенче икмәк» утырту белән мәшгульләр. «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында «невский», «гала» сортлы бәрәңгене 63 гектарда утырту эше бара. - Бәрәңгене соңгы гектарларда утыртабыз, ә менә кәбестә, чөгендер утырту әле бара, - диде хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов. «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгында...
      682
      0
      0
    • 20 май 2015 - 07:19
      Сабан туе – июньнең беренче шимбә-якшәмбесендә
      Быел район күләмендәге Сабан туе бәйрәме 6 июньдә була. Үткәрү урыны шул ук - Мусабай-Завод авыл җирлегенең Кызыл Байрак авылы янындагы аланда. 6-7 июньдә бәйрәм авыл җирлекләрендә уза.
      481
      0
      0
    • 20 май 2015 - 06:44
      Мусабай-Заводтан Айдар Хөсәенов Төркиядә үткән иҗат конкурсыннан беренче дәрәҗә диплом белән кайтты
      «РИТЭК» җәмгыяте һәм «Лукойл» хәйрия фонды проекты ярдәме белән Мусабай-Заводтан Айдар Хөсәенов Төркиянең Анталия шәһәре янындагы Бельдиби поселогында күп жанрлы халыкара конкурста катнашып кайтты. Аның белән бергә әнисе Зөлфия ханым һәм проектның җитәкчесе Юлия Галишина да барды.
      550
      0
      0
    • 20 май 2015 - 06:16
      Егетләр армиягә китә
      Язгы чакырылышта районнан хәрби хезмәткә барлыгы 44 егет алыныр дип планлаштырыла. Иң беренче булып узган атнаның җомгасында Күзкәй авыл җирлегеннән Азат Хәмәтов армиягә китте. Икенче озату дүшәмбедә - 18 майда булды. Ул көнне Кнәз авыл җирлегеннән Михаил Белов, Равил Зәйнуллов, Руслан Садыйков, Иске Абдулдан Рамил Галиев, Калмиядән Нияз Азин, Айзат...
      375
      0
      0
    • 20 май 2015 - 05:53
      Мәдәният хезмәткәре генә түгел, Кнәз җирлегеннән актив хәбәрчебез дә ул
      Газетаның алдагы саннарының берсенә тиз арада халыклар дуслыгы турында мәкалә әзерләргә туры килде. Кнәз авыл җирлегендә унбиштән артык милләт вәкиле яшәгәнен белә идек инде. Менә шулар белән аралашып кайтырга кирәк иде безгә. Аларны ничек җыярга дип аптырап торасы да юк - бу милләт вәкилләрен бер йодрыкка туплап торучы Тамара Тузеева...
      541
      0
      0
    Реклама