«Җиңү агачын утырт» акциясендә райондашларыбыз да катнашты
Без Бөек Ватан сугышы елларында ил азатлыгы өчен һәлак булганнарның истәлекләрен сакларга тиеш. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы билгеләп үтү максатында Кнәз авыл җирлегендә «Җиңү агачын утырт» Бөтенроссия акциясе кысаларында мәдәният йорты ишек алдында 70 зәңгәр чыршы утыртылды. Аларны авылның сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар советы рәисе Фәнис Хаҗиев алып кайтты....