Якты юл
  • Рус Тат
  • 5 май 2015 яңалыклары

    • 5 май 2015 - 10:15
      Тукай районында респиратор вируслы һәм эчәк инфекцияләрен йоктыручылар кимеми
      Үткән атнада Тукай районында кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыруның 169 очрагы теркәлгән. 65 очрак, яки барлык авыручыларның 38,4% 14 яшькәчә балаларга туры килә. Яр Чаллы (Тукай) районыдагы ТР Роспотребнадзор Идарәсенең баш белгече Рәйхана Марченко хәбәр итүенчә, узган атна белән чагыштырганда, авыручылар саны 23,3% ка арткан. Атна дәвамында Тукай районында...
      1334
      0
      0
    • 5 май 2015 - 10:13
      Тыл ветераннары республика күләмендә үткәреләчәк Җиңү бәйрәменә бара
      7 май көнне Казанда М. Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантана була. Әлеге чарага безнең районнан да дүрт тыл ветеранының - Аулаш авылыннан Михаил Палладиевның, Мәләкәстән Александра Исаеваның, Яңа поселогыннан Мәдинә Нуруллинаның, Бәткедән Ольга Буханованың баруы...
      516
      0
      0
    • 5 май 2015 - 09:48
      Тукай районының суд приставлары хезмәте Менделевскка кушылды
      2015 елның 1 маеннан Тукай районының суд приставлары хезмәте үз эшчәнлеген туктатты. Федераль суд приставлары хезмәтенең терриориаль органнарындагы булган хезмәткәрләр санын нәтиҗәле файдалану һәм суд приставлары хезмәтенең оештыру-штат структурасын камилләштерү максатыннан Татарстандагы идарәдә үзгәртеп кору үткәрелә. Аның кысаларында 2015 елның 1 маеннан Тукай, Кайбыч, Теләче районнарындагы суд приставлары бүлекләре бетерелде....
      498
      0
      0
    • 5 май 2015 - 08:47
      Тукай районы хастаханәсе хезмәткәрләре Спартакиадада уңышлы чыгыш ясады
      Апрель аенда Мамадышта Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау тармагының медицина хезмәткәрләре Спартакиадасының ярымфинал ярышлары үтте. Анда Тукай районының үзәк хастаханәсеннән 30 кеше катнашты. Ярышлар йөзү, волейбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы, канат тарту, шахмат кебек спорт төрләре буенча үтте. Безнең команда спортчылары бар юнәлешләрдә дә лаеклы чыгыш ясады. Хатын-кызлар арасында үткән җиңел...
      441
      0
      0
    • 5 май 2015 - 08:16
      Пенсия һәм социаль түләүләр айның 16сынннан соң киләчәк
      2015 елның май аеннан банклардан пенсияләр һәм социаль түләүләрне күчерүнең графигы үзгәрә. Моңа кадәр акча счетка айның 13ендә килгән булса, хәзер ул 16сыннан соң күчереләчәк. Ләкин 17сеннән дә соңга калмаячак.
      445
      0
      0
    • 5 май 2015 - 08:13
      Җиңүнең 70 еллыгына багышланган күргәзмәдә тукайлыларның тарихи фотолары урын алды
      Бүген район хакимиятендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан «Ул көннәрнең даны мәңге сүнмәс» дип аталган күргәзмә ачылды. Анда район авыллары архивларында сакланган тарихи фотолар, район газетасында басылган язмалар урын алган. Барлык авыл җирлекләре дә күргәзмәгә үз материалларын тәкъдим иткән. Күргәзмә хакимият бинасында Җиңү бәйрәме үткәнче - ике атналап торачак. Аннары...
      807
      0
      0
    • 5 май 2015 - 06:58
      Бу атнада тукайлылар бу сезонда соңгы тапкыр Чаллы ярминкәсенә бара
      Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итүче ярминкәләр бәйрәм алдыннан, бу атнаның җомгасында , 8 май көнне узачак. Алар бу сезонда соңгы тапкыр үтә. Гадәттәгечә, Сарман трактында Тукай районының көзге, яңа ел алды ярминкәләрендә катнашкан агрофирмалары, крестьян-фермер, шәхси хуҗалык тотучылары һәм авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә итүчеләр ит, сөт, кош...
      869
      0
      0
    Реклама