26 апрель 2015 яңалыклары
-
Тукай районында ветераннарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтелә
28 апрельдә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үтәчәк. Адресы: Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил урамы, 46нчы йорт, 206нчы кабинет (район хакимияте бинасы). Кабул итү вакыты 10.00нан 15.00 сәгатькә кадәр. Белешмәләр өчен телефон: 8 (8552) 70-36-50.
-
Без Чернобыльгә 55000нче партия ликвидаторлары булып килдек, ди Комсомолец поселогыннан Фәрит Биков
26 апрель - Чернобыль атом электр станциясендә килеп чыккан куркыныч аварияне искә алу көне. Әлеге фаҗига күпме кешенең гомерен алып киткән, күпме яшь, кан түктергән... Шул уңайдан без, Комсомолец поселогының ветераннар клубы әгъзалары, Чернобыль атом станциясендәге һәлакәтне бетерүдә катнашучыларның берсе - Фәрит Биков белән очрашып сөйләштек.