Якты юл
  • Рус Тат
  • 15 апрель 2015 яңалыклары

    • 15 апрель 2015 - 12:48
      Яңа поселогының яшь журналистлары Бөтенроссия фестивалендә җиңү яулады
      Чаллы шәһәренең Казан (Идел буе) федераль университетында инде алтынчы ел рәттән «Медиапокорение» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр массакүләм-мәгълүмат чаралары (ММЧ) фестивале үткәрелә. Районыбызның Яңа поселогы мәктәбендә чыгып килүче «Чишмә-Родник» өйрәнчек газетасы (җитәкчеләре - Резидә Мәүҗитова) әлеге фестивальдә II урынга лаек булды. Яшь каләмчеләр татар телендә чыгып килүче «Иң яхшы газета» номинациясендә...
      416
      0
      0
    • 15 апрель 2015 - 11:27
      Тукай районы яшьләре республика форумында катнашты
      13 апрель көнне Казанда республикакүләм "Без булдырабыз! Без бергә!" җәмәгатьчелек форумы узды. Анда Татарстанның бар районнарыннан 40 тан артык җәмгыять оешмасыннан 250 дән артык вәкил катнашты. Тукай районыннан делегатлар - яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Алена Махото һәм ТР Дәүләт Советы каршындагы яшьләр палатасы әгъзасы Юрий Васильев. Чараның максаты - Татарстан үсешендә...
      414
      0
      0
    • 15 апрель 2015 - 10:34
      Тукай районының яшь инспекторлары үз осталыкларын күрсәтте
      Түбән Суыксу урта мәктәбе базасында «Куркынычсыз тәгәрмәч» дип аталган республика акциясенең муниципаль этабы үтте. Балаларның юлда йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан оештырылган әлеге бәйге, гадәттәгечә, район буенча ЮХИДИ һәм район мәгариф бүлекләре тарафыннан уздырылды.
      396
      0
      0
    • 15 апрель 2015 - 09:41
      Кнәз авылының яшь рәссамнары үз иҗатын Бөек Җиңүгә багышлый (фото)
      Кнәз урта мәктәбендә укучыларның эшләреннән төзелгән, "Бөек Җиңүгә багышлана..." дип аталган рәсемнәр күргәзмәсе ачылды. Ул якынлашып килүче Бөек Ватан сугышында җиңү бәйрәменә туры китереп оештырылды. Күргәзмәдә 7 сыйныф укучыларның төрле жанрларда эшләнгән рәсемнәре куелган. Анда портретлар да, сугыш тематикасы да , тарихи күренешләр дә урын алган. Шулай ук арада күргәзмәне...
      817
      0
      0
    • 15 апрель 2015 - 09:22
      Бүген Тукай районының гаиләләренә ана капиталы тапшырылды
      Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районында яшәүче 56 гаиләгә тантаналы рәвештә ана капиталын алу өчен серификатлар тапшырылды Программаны тормышка ашыру башланганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвареннән) Тукай районында барысы 1.800 дән артык сертификат бирелгән. Исегезгә төшерәбез, 2015 елның 1 гыйнвареннән ана (гаилә) капиталының күләме 453.026 сум...
      557
      0
      0
    • 15 апрель 2015 - 07:31
      Кан әйләнеше системасы авыруларыннан Тукай районында ир-атлар күп үлә
      2015 ел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы итеп игълан ителгән иде. Аның кысаларында районда «Кан басымыңны үлчә!» дип аталган акция үткәрү турында карар кабул ителде. Район хакимиятендә эшләүчеләр һәм бирегә эш белән килүчеләр беренче булып әлеге чара кысаларында кан басымнарын тикшертеп карый алдылар. Узган...
      825
      0
      0
    • 15 апрель 2015 - 05:46
      Районыбызда Тукай бәйрәме Боерган авылында узачак (фото)
      Һәр ел саен апрель аенда татар халкының үлмәс шагыйре Габдулла Тукайны искә алабыз. Аңа багышлап конкурс, бәйге-кичәләр үткәрелә. Быел да 8 апрель көнне татар шигъриятен үстерүгә тиңдәшсез зур өлеш керткән сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 129 ел тулу уңаеннан, «Шагыйрь рухы безнең күңелләрдә» исемле шигырь конкурсы үтте. Төрле авыллардан килгән...
      383
      0
      0
    • 15 апрель 2015 - 05:42
      Тукай районының «Биклән»хуҗалыгында күпьеллык үләннәрне тукландыруны тәмамлыйлар
      - Егетләр, ашламаны төягез, басуга чыгарга вакыт! - Чыгып киткәнче исәп-хисап дәфтәренә кул куеп кит! Дүшәмбе көнне «Биклән» җитештерү кооперативында менә шундыйрак сөйләшүләрне ишетергә була иде. Һәммәсе дә каядыр ашыга, үзләренә билгеле бер эш белән әрле-бирле йөгерешәләр. Шулай булмыйни! Бикләнлеләр үткән атна шимбәсеннән күпьеллык үләннәрне тамырдан тукландыруга кереште. Яңа атнаның...
      478
      0
      0
    Реклама