Якты юл
  • Рус Тат
  • 13 апрель 2015 яңалыклары

    • 13 апрель 2015 - 11:21
      «Якты юл» газетасы редакциясе дә “Мин хәтерлим! Мин горурланам!” дигән флеш-мобта катнаша
      Без Тукай районының яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге, эшче яшьләр , иҗтимагый оешмалар вәкилләре, активистлар социаль челтәрләрдә үтүче, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган флеш-мобта катнашырга чакыруы турында инде хәбәр иткән идек. Бу акциядә катнашучылар интернет челтәрендәге битләрендә "Мин хәтерлим! Мин горурланам!" дигән язу белән бизәлгән фото урнаштыра. Тукай...
      663
      0
      0
    • 13 апрель 2015 - 09:33
      Тукай районында юлларны тикшерәчәкләр
      Тукай районында шәһәр яны маршрутлары буенча юлларны тикшерү максатыннан, елга ике тапкыр махсус комиссия чыга. Аның составына Тукай районының хакимият вәкиле - районның төзелеш, архитектура һәм халыкның тормышын тәэмин итү бүлегенең баш белгече Дамира Мадярова, район пасажирларны йөртүчеләр ассоциациясе директоры Равил Төхбатуллин, район буенча ЮХИДИ бүлеге вәкиле, "Татавтодор" ААҖ вәкиле,...
      517
      0
      0
    • 13 апрель 2015 - 08:59
      Кнәздә Пасха бәйрәме бар йоласына туры китереп үтте
      Пасха - христиан динендәгеләрнең иң олы чиркәү бәйрәмнәреннән берсе. Быел Кнәздә ул аеруча матур узды. Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә Кнәздәге Николай Чудотворец храмында Тәре йөртү йоласы үтте. Йолада өлкәннәр дә, яшьләр дә, аларга ияреп балалар да бик күп һәм бик теләп катнашты. Барысы да Аллаһыдан кичерү, теләкләренең үтәлүен сорады. Чиркәү...
      577
      0
      0
    • 13 апрель 2015 - 08:32
      Чаллыда ярминкәләр 8 майга кадәр дәвам итәчәк
      Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итүче ярминкәләр дәвам итәчәк. Алар шимбә, 18, 25 апрельдә һәм бәйрәм алдыннан өстәмә 30 апрель, пәнҗешәмбе һәм 8 май, җомга көннәрендә уздырыла. Гадәттәгечә, Сарман трактында Тукай районының көзге, яңа ел алды ярминкәләрендә катнашкан агрофирмалары, крестьян-фермер, шәхси хуҗалык тотучылары һәм авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә...
      510
      0
      0
    • 13 апрель 2015 - 08:04
      Тукайлылар тагын респиратор вируслы инфекцияләр йоктырып авырый
      Үткән атнада Тукай районында кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыруның 140 очрагы теркәлгән. 79 очрак, яки барлык авыручыларның 56,4% 14 яшькәчә балаларга туры килә. Яр Чаллы (Тукай) районыдагы ТР Роспотребнадзор Идарәсенең баш белгече Рәйхана Марченко хәбәр итүенчә, узган атна белән чагыштырганда, авыручылар саны 15,7%. ка арткан. Атна дәвамында Тукай районында...
      467
      0
      0
    • 13 апрель 2015 - 07:40
      Тукай районының “Шәфкать” үзәгендә балаларны куркынычсызлык нигезләре белән таныштырдылар
      Балалар куркынычсызлыгы - җәмгыятебез өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Без бар хәлләргә дә да алдан әзерләнә, балаларны барыннан да саклап кала алмыйбыз, тик гадәттән тыш ситуацияләрне булдырмау өчен чаралар күрергә һәм балаларга үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен өйрәтергә бурычлы. "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге...
      913
      0
      0
    Реклама