28 март 2015 яңалыклары
-
28 март 2015 - 16:35“Авылым оныклары” бәйгесендә катнашучыларның бүгенгә җыйган тавыш саныБик тиздән "Авылым оныклары" бәйгесендә җиңүчеләрнең исеме билгеле булачак. Үзегезгә ошаган катнашучы өчен тавыш бик аз вакыт калып бара. Тавыш бирүчеләр активлыгын мактарга була. Графикта бүгенге көнгә кемнең никадәр тавыш җыйганы ачык күренә. Кайберәүләрнең саннары 400 дән артып китте! Тик моңа карап башкалар төшенкелеккә бирелергә тиеш түгел. Чөнки алда әле...
-
28 март 2015 - 10:51Теләнче-Тамак авылының яшүсмерләр клубы җитәкчеләре кафе-клуб ачарга планлаштыраТеләнче Тамакка эш белән баргач, андагы яшүсмерләр клубына кагылып чыгарга булдым. Анда тренер булып эшләүче Рамил Закиров мине ачык йөз белән каршы алды, авыл яшьләренең спортка мөкиббән булулары, кичләрен шау-гөр килеп, волейбол, баскетбол, бадминтон, бильярд уйнаулары, тренажер залында мавыгып шөгыльләнүләре турында сөйләде.
-
28 март 2015 - 09:47Татарстан “Җир сәгате” халыкара акциясенә кушылаГадәт буенча, биналарның, корылмаларның, торак йортларның яктырту җайланмалары 1 сәгатькә сүндереләчәк Бүген, 28 март көнне сәгать 20.30 дан 21.30 га кадәр, Татарстанда ел саен уздырыла торган Халыкара "Җир сәгате" акциясе була. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы дәүләт органнарын, предприятиеләр һәм оешмаларны, шулай ук республика халкын әлеге акциягә кушылырга чакыра....
-
28 март 2015 - 08:10Балаларның «Балкыш» фестивале – яшь талантларны ачу өчен ышанычлы сәхнәҮткән сишәмбедә, гадәттәгечә, Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда «Балкыш» балалар иҗат фестиваленең гала-концерты узды. Районыбызда әлеге искиткеч матур бәйрәм инде 18 ел рәттән уздырыла. Быел исә фестиваль Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланып оештырылды. Концерттан алынган кичерешләр әле озак кына тамашачының күңеленнән чыкмас, моң-сагыш, сагыну-юксыну, шул ук вакытта биюләр, матур җырлар,...
-
28 март 2015 - 07:29Иртәгә Тукай районында балалар арасында намаз ярышы үткәреләИртәгә, 29 март көнне, Тукай районында яшәүче 7 яшьтән алып 15 яшькәчә малайлар-кызлар арасында намаз ярышы үткәрелә.Ул иртәнге сәгать 9 да башлана. Районның имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов сүзләренә караганда, чара Теләнче Тамак авылы мәчетендә, икенче мәхәлләдә (агач мәчеттә) уза. Ярыш вакытында имтихандагы кебек сораулар язылган билетлар тәкъдим ителә. Дөрес җавап...