12 март 2015 яңалыклары
-
12 март 2015 - 12:39Мин кендегем белән шушы җиргә береккән«Ирек» хуҗалыгының үзәге - Сәет авылы бик җыйнак, төзек һәм чиста авылларның берсе. Кешеләре эшчән, ачык йөзле, бер-берсенә ярдәмчел. Чыгышым белән күрше Оргыды авылыннан булгач, Сәет авылының һәр гаиләсен балачактан яхшы беләм, һәркайсы белән аралашып, хуҗалыкта бер бригада әгъзалары булып эшләп үстек. Бу авылның тырыш хезмәте белән танылган, ишле гаилә...
-
12 март 2015 - 11:12Штрафларын вакытында түләмәгән тукайлыларны җәзасыз калдырмыйларЮл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен вакытында түләнмәгән штрафлар буенча агымдагы елның ике аенда район судында 59 эш каралган. Нәтиҗәдә, бурычлыларны 15 тәүлеккә кадәр кулга алу турында 5 карар чыгарылган, 21 әҗәтлегә карата штрафларын икеләтә арттырып түләтергә кушылган, 33 кеше 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартылган. Бурычларны түләтү буенча район ЮХИДИ...
-
12 март 2015 - 09:32Хәзер ана капиталын кечкенә финанс оешмаларыннан алынган займны каплау өчен тотарга ярамыйАна капиталы сертификаты алуны һәм куллануны көйләүче кануннарга үзгәрешләр керде. Әлеге законны 9 мартта Руссия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалады. Хәзер торак шартларын яхшыртуга яки йорт төзүгә бик кечкенә финанс(микрофинанс) оешмаларыннан алынган займны һәм аның процентларын ана капиталы белән каплап булмый. Закон нигезендә сертификат хужасы яисә аның ире микрофинанс оешмаларыннан...
-
12 март 2015 - 08:57Юбилей медальләрен Тукай районының Мәләкәс авылында да зурлап тапшырдыларУзган атнада Мәләкәс һәм Теләнче Тамак авыл җирлекләрендә яшәүче сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мәләкәснең «Яшьлек» мәдәният сараенда үткән юбилей медальләре тапшыру тантанасына җирлектәге бердәнбер сугыш ветераны Василий Липатов һәм 25 тыл хезмәтчәне килгән иде. Ул көнне аларның барысына да медальләр һәм истәлек сәгатьләре...
-
12 март 2015 - 08:48Тукайлыларны үзгәрүчән һава шартларында юлда үзеңне дөрес тотарга өйрәтәләрҮзгәрүчән һава шартларында юлда үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәтү буенча республика территориясендә февраль башыннан социаль кампания игълан ителгән иде. Ул 24 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге чараның төп максаты - юл-транспорт һәлакәтләрен киметү. Кампания барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре, шулай ук юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары машина йөртүчеләргә яңгыр, кар явуның, төнлә күз күреме...
-
12 март 2015 - 07:33Сау булыйм дисәң, үз-үзеңне кайгыртырга онытмаКүптән түгел районның үзәк больницасында район башлыгы Васил Хаҗиев, Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең дәвалау эше буенча урынбасары Людмила Репина катнашында еллык киңәшмә үтте. Әлеге киңәшмәдә район больницасының үткән елда эшчәнлеге, яңа елда алда торган бурычлар турында да сүз барды.
-
12 март 2015 - 06:49Тукай районының Кнәз авылы мәктәбендә “ Язгы Мәрхәмәт Атнасы” уза (фото)Татарстанда " Язгы Мәрхәмәт Атнасы" дип аталган хәйрия акциясе үтә. Бу чара кысаларында Кнәз авылы мәктәбендә балалар көн саен оешкан рәвештә мәрхәмәтле гамәлләр кыла - әйтик, өйдән камыр ашлары пешереп алып килеп, хәйрия ярминкәсе уздырганнар, ә җыелган акчаны алар матди ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә тапшыра. Кичә программада сәламәт яшәү рәвешенә игътибарны...
-
12 март 2015 - 06:34Электр исәпләгечләрен урам якка чыгару мәҗбүриме?«Авылларда йорт эченә куелган электр исәпләгечен энергетиклар ишегалды ягына чыгарырга кушалар. Бу законлы гамәлме? Һәм күчерергә риза булабыз икән инде, бу эш кем исәбеннән башкарылырга тиеш? Шул сорауга җавап бирсәгез иде», - дип мөрәҗәгать итте газета укучыбыз редакциягә. Мәсьәләгә ачыклык кертү ниятеннән без «Челтәрләр компаниясе» ААҖ филиалы - «Түбән Кама...