22 февраль 2015 яңалыклары
-
Татарстанда һава торышы начарая
ТР гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү буенча Идарәсе хәбәр итүенчә, 23 февральдә урыны белән юеш кар, пыскак яңгыр, кайбер районнарда томан һәм бозлавык. Температура төнлә 3-8 градус салкын, көндез 1 градус җылыдан 4 градуска кадәр салкын. Юлларда бозлавык, күз күреме 500 метрага кадәр томан көтелә.
-
«Авылым оныклары” бәйгесендә катнашучылар рейтингы
Ватанны саклаучылар көне дә өстәлгәч, яллар озынайды. Авылларга, әби-бабалары янына кунаклар, кадерле оныклары кайтты. Димәк, "Авылым оныклары" бәйгесендә катнашучыларның җыелган тавышларын чагыштырыр вакыт җитте. Әлегә бу исемлектә нибары өч кеше. Анысы, бәлки , яхшырактыр да - кыйммәтле бүләкләрне бүлүе җиңел булачак.)) Катнашучыларның бүгенгә иң күп тавыш җыючысы икәү - Күзкәйдән...
-
Тукай районы Кнәз авылында солдат хатлары буенча кичә үтәчәк
Бүген, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Кнәз авылы мәдәният йортында армия сафларында хезмәт итүче солдатлар һәм аларның командирларының хатлары буенча кичә оештырыла. Биредә 1991 елдан бирле дәвам иткән бу чара халык яратып кабул иткән матур гадәткә кергән. Декабрь аенда авылның мәдәният хезмәткәрләре Россиянең төрле почмакларында хезмәт итүче Сосновый Бор, Татарстан, Кнәз...
-
Яктылык кайтаручы элементлар кергән киемнән булмаса, җәяүлене штрафка тартачаклар
Тәүлекнең караңгы вакытында җирле пунктта автомобильләр йөри торган юл кырыеннан баралар икән, хәзер җәяүлеләргә мәҗбүри рәвештә яктылык кайтаручы элементлар кергән киемнәр кияргә туры киләчәк. Ә инде җирле пунктлардан читтә юл кырыеннан җәяү барганда мондый киемнән булмасаң, Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.29 маддәсе нигезендә 500 сум штраф салырга да мөмкиннәр....
-
Яңа хатлар, яки Швециядә балалар бакчасында нәрсәгә өйрәтәләр һәм акча ягы тарайса, төрекләр ит урынына нәрсә ашый?
Матбугатта кризис белән бәйле рәвештә экономия турында язмалар күбәйде. Әйтик, акча җитмәгән очракта ни эшлэргә, ягъни , гаилә бюждетын ничек дөрес итеп бүләргә? Ерак юлга, әйтик, Чаллыдан Казанга барганда машиналы юлдаш табарга, киелмәгән киемнәрне белдерү аша сатарга, азык-төлекне күпләп сату урыныннан бергәләп алып, бүлешергә һ. б. киңәшләр бар. Кайберәүләр өчен...