18 февраль 2015 яңалыклары
-
18 февраль 2015 - 08:48Тукай районы Кнәз авылында хәрби дан музее ачылды14 февральдә Кнәз авылында Әфган җиреннән совет гаскәрләрен чыгаруга 26 ел тулу уңаеннан, «Ватанның лаеклы уллары» дип исемләнгән митинг үтте. Ул «Патриот» - хәрби дан музее ачылу белән дә үзенчәлекле булды.
-
18 февраль 2015 - 06:56Тукай районы Яңа Бүләк авылы халкы якташлары Илһам Шакиров белән горурланаРайондашыбыз, мәшһүр җырчы Илһам Гыйльметдин улы Шакиров үзенең олуг юбилее - 80 яшь тулган көнен билгеләп үтте. Мин исә аның туган авылы Яңа Бүләктә - мәктәп, китапханә, музей йортында булып, Илһам аганың тормыш һәм иҗат юлы белән бәйле истәлекләре белән танышып кайттым. Бай-Бүләк авылында гомер итүче Илһам аганың сыйныфташы Роза...
-
18 февраль 2015 - 06:54Тукай районындагы "Гиндукуш" музее фронт хатларын барлый.Фронт хатлары - 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына кагылышлы вакыйгаларны бүген иң дөрес итеп күрсәтүче, бәя биреп бетергесез документлар. Аларны ул елларда уртак Ватаныбыз булган Советлар Союзын немец-фашист илбасарларыннан саклап каннарын түккән, яу кырларында башларын салган бабайларыбыз, әтиләребез, аларның коралдашлары, командирлары җибәргән. Снарядлар шартлавы, пулялар сызгыруы тынып торган минутларда, салкын...
-
18 февраль 2015 - 06:15Тукай районы фермерлары, шәхси хуҗалык җитәкчеләренә терлекне чалу тәртибен аңлаттыларСатуга чыгарылучы, иткә дигән малны махсус сугым пунктларында чалу турында узган елдан бирле сөйләп киләләр. Әлеге мәсьәләгә бу кадәр игътибар бирелү, әлбәттә, юктан гына түгел. Илнең Бөтендөнья сәүдә оешмасына һәм Таможня союзына (ВТО) керүе, иткә, сөткә, шул чималдан эшләнгән продукциягә карата булган таләпләрнең тагын да кырыслануына китерде. Баштарак авыл хуҗалыгы...
-
18 февраль 2015 - 05:42Тукай районында яшәүчеләрне адвокат кабул итә. Вакыты үзгәрде«Якты юл» газетасы редакциясендә 20 февральдә иртәнге сәгать 9дан 12гә кадәр бушлай юридик ярдәм үткәрелә. Сезнең сорауларга адвокат Әлфия Гәрәева җавап бирә. Сорауларны 70-17-58 телефон номерына шалтыратып бирә аласыз, кабул итүгә редакциягә килергә кирәк. Адресы: Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил урамы, 46 йорт (район хакимияте бинасы).