16 февраль 2015 яңалыклары
-
Тукай районы фермеры Равил Миңлехуҗинга мактаулы исем бирелде
Авыл хуҗалыгы тармагы үсешендәге казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен «Миңлехуҗина Мария Николаевна» крестьян (фермер) хуҗалыгы директорының җитештерү буенча урынбасары Миңлехуҗин Равил Лотфулла улына «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
-
Куркынычсызлык каешын такмаучылар һаман күп
Узган атнада пәнҗешәмбе көнне сәгать иртәнге 10нан кичке 7гә кадәр район ЮХИДИ инспекторлары юл һәлакәтләрен киметү максатыннан оештырыла торган чираттагы оператив-профилактик тикшерүгә чыктылар. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә карата рейд вакытында барлыгы 91 беркетмә төзелде. Һәрвакыттагыча, хокук бозучыларның иң күбе - куркынычсызлык каешын такмаучылар. Андый беркетмәләр 35 булды. Дәүләт номерлары укылмый...