15 февраль 2015 яңалыклары
-
15 февраль 2015 - 19:28Иртәгә Татарстанда буран көтеләТатарстан республикасының гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, иртәгә 16 февраль көнне көндез һәм төнлә республиканың кайбер районнарында һәм Казанда - төньяктан җилнең секундына 16-21метр тизлеккә кадәр көчәюе (Казанда секундына 18 метр) - күз күрүе 1000 метр һәм аннан да кимрәк булган буран - юлның кайбер урыннарында кар көртләре барлыкка килүе көтелә.
-
15 февраль 2015 - 09:57Халык мәхәббәтен казандыТатарстан һәм Россиянең халык артисты, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, халкыбызның тиңсез мәхәббәтен казанган моң иясе Илһам Гыйльметдин ул Шакировның тууына 80 яшь тулуны татар җәмәгатьчелеге киң күләмдә билгеләп үтә. Мәскәүдә, Казанда һәм татарлар яши торган күп төбәкләрдә бөек җырчыбызга багышлап күптөрле кичәләр, атаклы җырчыбыз катнашында очрашулар, концертлар үтә. Аның...
-
15 февраль 2015 - 07:48Әфганга Тукай районынан киткән солдатлар намус белән хезмәт иткәннәрХөрмәтле сугышчы-интернационалистларга, кайнар нокталарда булган ир-егетләргә, уллары һәлак булган солдат аналарына, якыннарын югалткан гаилә әгъзаларына әфганчылар көне уңаеннан иң изге теләкләремне ирештерәм. Бу көнне без барлык сугышчан дусларыбызны, офицерларны искә алабыз, хөрмәтлибез. Тынычлык хакына хезмәт итү - һәрвакытта да ир-егетләрнең мактаулы бурычы булды. Безнең солдат нәрсә өчен сугышканын һәрчак белде....
-
15 февраль 2015 - 07:43Антларына тугры калганнар, намус белән хезмәт иткәннәр2015 елның 15 февралендә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 26 ел тула. Бу көнне чит-ят җирнең тау-таш араларында адым саен үлем сагалаган мохиттә интернациональ бурычларын үтәгән солдатлар туган илләренә кайта башлады. Әфган сугышында хәрби хезмәттә якыннарын югалткан гаиләләргә тирән ихтирам белән мөрәҗәгать итәбез: бер минут тын калып, газизләрегез истәлеген олылыйк. Аларның...
-
15 февраль 2015 - 05:3515 февральдә татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакировка 80 яшь тулаТатарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты (1970), 1986 елда Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнгән якташыбыз, райондашыбыз Илһам Гыйльметдин улы Шакиров 15 февраль көнне үзенең олуг юбилее - 80 яшь тулган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан, без аның туган авылы Яңа Бүләктә булып кайттык. Илһам...