Якты юл
  • Рус Тат
  • 15 февраль 2015 яңалыклары

    • 15 февраль 2015 - 19:28
      Иртәгә Татарстанда буран көтелә
      Татарстан республикасының гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, иртәгә 16 февраль көнне көндез һәм төнлә республиканың кайбер районнарында һәм Казанда - төньяктан җилнең секундына 16-21метр тизлеккә кадәр көчәюе (Казанда секундына 18 метр) - күз күрүе 1000 метр һәм аннан да кимрәк булган буран - юлның кайбер урыннарында кар көртләре барлыкка килүе көтелә.
      447
      0
      0
    • 15 февраль 2015 - 09:57
      Халык мәхәббәтен казанды
      Татарстан һәм Россиянең халык артисты, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, халкыбызның тиңсез мәхәббәтен казанган моң иясе Илһам Гыйльметдин ул Шакировның тууына 80 яшь тулуны татар җәмәгатьчелеге киң күләмдә билгеләп үтә. Мәскәүдә, Казанда һәм татарлар яши торган күп төбәкләрдә бөек җырчыбызга багышлап күптөрле кичәләр, атаклы җырчыбыз катнашында очрашулар, концертлар үтә. Аның...
      584
      0
      0
    • 15 февраль 2015 - 07:48
      Әфганга Тукай районынан киткән солдатлар намус белән хезмәт иткәннәр
      Хөрмәтле сугышчы-интернационалистларга, кайнар нокталарда булган ир-егетләргә, уллары һәлак булган солдат аналарына, якыннарын югалткан гаилә әгъзаларына әфганчылар көне уңаеннан иң изге теләкләремне ирештерәм. Бу көнне без барлык сугышчан дусларыбызны, офицерларны искә алабыз, хөрмәтлибез. Тынычлык хакына хезмәт итү - һәрвакытта да ир-егетләрнең мактаулы бурычы булды. Безнең солдат нәрсә өчен сугышканын һәрчак белде....
      471
      0
      0
    • 15 февраль 2015 - 07:43
      Антларына тугры калганнар, намус белән хезмәт иткәннәр
      2015 елның 15 февралендә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 26 ел тула. Бу көнне чит-ят җирнең тау-таш араларында адым саен үлем сагалаган мохиттә интернациональ бурычларын үтәгән солдатлар туган илләренә кайта башлады. Әфган сугышында хәрби хезмәттә якыннарын югалткан гаиләләргә тирән ихтирам белән мөрәҗәгать итәбез: бер минут тын калып, газизләрегез истәлеген олылыйк. Аларның...
      474
      0
      0
    • 15 февраль 2015 - 05:35
      15 февральдә татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакировка 80 яшь тула
      Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты (1970), 1986 елда Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнгән якташыбыз, райондашыбыз Илһам Гыйльметдин улы Шакиров 15 февраль көнне үзенең олуг юбилее - 80 яшь тулган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан, без аның туган авылы Яңа Бүләктә булып кайттык. Илһам...
      579
      0
      0
    Реклама