3 февраль 2015 яңалыклары
-
Пилотсыз "КамАЗ"лар чыгарыла башлый
Тиздән пилотсыз автомобильләр базарында Россиядә җитештерелгән беренче транспорт чарасы барлыкка килергә мөмкин. 2020 елга пилотсыз "КамАЗ" машиналары пәйда булачак. Йөртүчесенең идарә итүгә катышы булмаган пилотсыз "КамАЗ" машинасы Cognitive Technologies компаниясе белән берлектә җитештереләчәк. Моның өчен финанс мәсьәләләре хәл ителгән инде. Пилотсыз "КамАЗ" махсус камера ярдәмендә юллардагы хәлне анализлап - юл...
-
Җил-давыл район авылларын да урап узмады
Дүшәмбе көнне кичтән һава торышы бозылып, көчле җил-давыл чыгу районның 34 җирле пунктын утсыз калдырды. Электр белән тәэмин итүче оешма хезмәткәрләре төне буе эшләделәр. Тәүлек дәвамында барлык авылларга ут бирелде. Бикләндә, Новотроицкоеда һәм Нефтебаза поселокларында көчле давыл өч йортның түбәсен куптарды. Новотроицкоедагы зыян күргән йортның хуҗасы түбәнең яртысы кубып төшүен...
-
Ут сүнү янгын чыгуга да сәбәпче булган
Кичә кич белән һава торышы бозылу, көчле җил-буран чыгу аркасында районның берничә җирлегендә электр белән тәэмин итүдә өзеклекләр килеп чыкты. Электр өзелү Круглое Поле поселогында ике катлы йортта янгын чыгуның да сәбәпчесе булды, дип хәбәр иттеләр редакциягә район буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегеннән. Кичке сәгать 5тә ут өзелгәч, өйдә электр ярдәмендә...