2 февраль 2015 яңалыклары
-
2 февраль 2015 - 15:05Тукай районының кайбер авылларында ут юк.Көчле буран аркасында Тукай районының кайбер авылларында ут сүнде. "Якты юл " газетасы мөхәррире И. Әхмәтгәрәева Күзкәй, Бикләндә электр белән тәэмин итүнең өзелүе турында хәбәр итте. Калмияда җыен вакытында ут сүнгән. Юлларда кар көртләре, күз күреме начар, көчле җил, шуңа күрә юлга чыгудан тыелып торырга киңәш итәбез.
-
2 февраль 2015 - 12:23Яңа җитәкчеләр билгеләндеХакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев яңа билгеләнгән җитәкчеләр белән таныштырды. «Агрокөч төркеме» ябык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе итеп Фәнис Газетдинов, «Чаллы-Бройлер» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры итеп Дилшат Ситдыйков, «Кама» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры итеп Рәшит Хәбетдинов билгеләнде.
-
2 февраль 2015 - 11:16Чаллы татар драмтеатры Тукай районының Тләнче-Тамак авылына килдеКичә , 1 февраль, якшәмбе көнне Тләнче-Тамак авылына Чаллы татар Дәүләт драма театры кунакка килде. Мәдәният йорты сәхнәсендә Р. Җамалиеваның "Изге имән шаһит" спектакле тәкъдим ителде. Тамашачы мәхәббәткә багышланган бу музыкаль әсәрне, үзенчәлекле декорацияләрне ошатты, аеруча артистларың уенын җылы кабул итте, дип хәбәр итте Тләнче-Тамак мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәмилә...
-
2 февраль 2015 - 10:45Һава торышы бозыла, ерак юлларга чыкмый торуың яхшыТР Гидрометеорология үзәге бүген кичкә, иртәгә һава торышы бозылачак дип кисәтә. Юеш һәм бозлы кар явуы көтелә, секундына 16-21 метрга кадәр, урыны белән 26 метрга кадәр җил чыгар дип фаразлана. Юлларда кар көртләре, каты бозлавык булачак. Мондый һава шартларында район ЮХИДИ хезмәте котылгысыз булмаганда ерак юлларга чыгуны кичектереп торырга чакыра.
-
2 февраль 2015 - 06:04Пластик картасының реквизитларын мошенникларга үзе әйткән һәм акчасыннан колак какканАлдауның кабатланган төрләре белән беррәттән мошенниклар халыкны төп башына утыртуның яңа ысулларын да уйлап таба торалар. Узган атнада, 29 январь көнне, Тукай районында яшәүчедән Эчке эшләр бүлегенең дежур частена хәбәр килә. Ул оныгының таныш булмаган кешеләр машинага утыртып алып китте, акча сорыйлар дип шалтыратуын әйтә. Ләкин әби акчаны «оныгы» әйткән...