Туган якның тугры кошлары без
Кыш - мәдәни чараларга бай чор. Бәйрәм концертлары, төрледән-төрле тамашалар, иҗат кичләре, саный китсәң күп алар. Әле күптән түгел генә безнең Яңа поселогында шундый матур чараларның берсе - җирле шагыйрә, ТР Язучылар берлегенең шәрефле әгъзасы Рәзинә Сәетгәрәева белән очрашу кичәсе узды.