Якты юл
  • Рус Тат
  • 23 гыйнвар 2015 яңалыклары

    • 23 гыйнвар 2015 - 10:49
      Яшелчәчеләр язга әзерләнә
      «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында әлеге вакытта теплицаларны ремонтлау эшләре бара. Җитәкчеләре Ришат Хатыйпов: «Кыш җылы булгач, быел төзекләндерү эшләрен иртәрәк башлап җибәрдек. Эшчеләребез ай ярым инде теплицаларны ремонтлау белән мәшгульләр. Инде бу эш тә тәмамланды диярлек. Аннары март аенда теплицаның өстен ябуга керешәчәкбез», - диде. Хуҗалыкта техниканы язга әзерләү төгәлләнде.
      483
      0
      0
    • 23 гыйнвар 2015 - 08:38
      Җиңүчеләребезне бүләкләдек
      Редакциябез игълан иткән «Һөнәр - кулдагы алтын беләзек» исемле конкурс укучыларыбыз арасында зур популярлык казанды. 2 айдан артык дәвам иткән әле бәйгебездә 15тән артык кеше катнашты. Җиңүчеләрне редакциядә бүләкләдек.
      562
      0
      0
    • 23 гыйнвар 2015 - 08:04
      Алдан язылу башлана
      «Татарстан почтасы» 1 февральдән 2015 елның икенче яртысына матбугатка алдан язылу башлануын игълан итә. Бу чорда басмаларга әле беренче яртыеллык бәясеннән язылып булачак. «Якты юл» газетасына алты айга язылу 432 сум.
      466
      0
      0
    • 23 гыйнвар 2015 - 07:40
      Валерий Пучининны искә алдылар
      Чечня җирендә һәлак булган өлкән лейтенант Валерий Пучининның үлгән көнендә - 22 январьда «Татарстан» совхозы поселогында батырны искә алу митингы үтте. Хәрби хәрәкәтләрдә башын салганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында оештырылган бу чарага җирлекнең «Лебедушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары да чакырылган иде. Митингта Валерийның әнисе Елена Алексеевнага түрдән урын...
      504
      0
      0
    Реклама