Әҗмәкәй белән Яңа поселогы арасында өч машина бәрелешкән
Бүген көндез Әҗмәкәй белән Яңа поселогында арасында өч машина бәрелешкән, дип хәбәр итә "Якты юл "газетасы баш мөхәррире И.Әхмәтгәрәева. Бәхеткә, үлем-китемнәр юк.
Соңгы ике көндәге күз ачыкысыз буран аркасында күп кенә юлларга кар салган, бу - аварияләр саны артуга китерде. Машина йөртүчеләргә юлларда игътибарлы булырга киңәш итәбез.