Якты юл
  • Рус Тат
  • 22 октябрь 2014 яңалыклары

    • 22 октябрь 2014 - 11:19
      Кәбестә җыеп алырга без дә булыштык
      «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында соң өлгерә торган кәбестә уңышын җыю бара. Көннәр кинәт суытып, вакыт ашыктырганлыктан, бу культураны җыю буенча өмә оештырылды. Анда район хакимиятендә, аның бүлекләрендә эшләүчеләр катнашты. Бу мөһим чарадан «Якты юл» газетасы редакциясе коллективы да читтә калмады. Өмә әйбәт оештырылган иде. Өстән явып торган яңгыр да эшне туктатмады.
      591
      0
      0
    • 22 октябрь 2014 - 07:26
      Декларация тапшырмасаң, мәҗбүри иминият кертемен түләү сигез тапкыр арттырып исәпләнә
      Районда теркәлгән 1500 шәхси эшмәкәрнең 789ы, ягъни яртысыннан күбрәге иминият кертемнәре буенча Пенсия фондына бурычлы. Бүген әҗәтнең гомуми күләме 29 млн сумга җитә һәм бу сан елдан-ел арта бара, дип белдерә район буенча Пенсия фонды бүлеге. Быелдан мәҗбүри пенсия иминияте буенча кертемнәр табышка карап исәпләнә башлады. Билгеләнгән бер сумманы барлык...
      573
      0
      0
    • 22 октябрь 2014 - 05:24
      Мәктәп тә, бакча да җылы булыр дип ышаналар
      Бәткедә фатирлар белән бергә социаль объектлар да газ белән җылытуга күчте Күпкатлы йортлардагы фатирларны аерым газ казаннары куеп җылытуга күчерү буенча республика программасы кысаларында быел Бәткедә күпфатирлы барлык йортлар, шуның белән бергә социаль объектлар да аерым газ казаннары аша җылытыла башлады. Күптән түгел авыл җирлеге бинасы, мәдәният йорты, участок амбулаториясе,...
      644
      0
      0
    • 22 октябрь 2014 - 05:20
      Салкынайта
      Синоптиклар хәбәр итүенчә, бүген, 22 октябрьдә, болытлы һава, кар, көндез -6, төнлә -8 градус салкын. Басым 740 мм тк.баг., җил көньяк-көнчыгыштан 6-9 м/с. Һаваның дымлылыгы 73%. Магнит кыры тотрыксыз. Иртәгә, 23 октябрьдә, болытлы һава, көндез -12, төнлә -15 градус салкын булуы көтелә. Басым 753 мм тк. баг., җил төньяк-көнбатыштан 4-6...
      508
      0
      0
    • 22 октябрь 2014 - 05:18
      Сосновый Бор поселогында авыл спортчылары көч сынашты
      Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында муниципаль районның III спартакиадасы үтте. Ул Авыл хужалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышлап оештырылган иде. Спартакиадада «Гигант», «Вилданов», «Кама-Бекон», «Биклән» һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар, «Чаллы-Бройлер» җәмгыяте эшчеләре һәм Теләнче Тамак авылы хезмәтчәннәре катнашты. Көрәш, өстәл теннисы, армспорт, гер күтәрү, яткан килеш ату, аркан...
      524
      0
      0
    • 22 октябрь 2014 - 05:17
      Гражданлык оборонасы айлыгы үтә
      Гражданлык оборонасының 82 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, республикада гражданнар оборонасы айлыгы үтә. Әлеге айлык кысаларында октябрь башыннан районда бу юнәлештә укулар, эвакуация комиссияләре утырышлары һәм башка төрле шундый чаралар үтте. Максаты - гражданлык оборонасы көчләренең һәм идарә итү аппаратының халык куркынычсызлыгын тәэмин итүдә оборонаның беренчел чараларын оештыруга әзерлеген тикшерү, дип...
      503
      0
      0
    • 22 октябрь 2014 - 05:15
      Районның «Иң төзек хуҗалык»лары билгеле булды
      Район күләмендә ике ай дәвамында барган «Иң төзек хуҗалык» бәйгесенә күптән түгел йомгак ясалды. Әлеге конкурска 8 авыл җирлегеннән барлыгы 42 хуҗалык гариза бирде. Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр итеп Круглое Поле поселогыннан Кучеровскийлар, Калмаштан Рахматулловлар һәм Суровка авылыннан Фәрхетдиновлар гаиләсе табылды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы исә авыл җыеннарында үтәчәк дип көтелә.
      489
      0
      0
    Реклама