Якты юл
  • Рус Тат
  • 20 сентябрь 2014 яңалыклары

    • 20 сентябрь 2014 - 10:08
      Маршрут автобусында йөрү бәясе акция көнендә 5 сумга кимрәк булачак
      Киләсе дүшәмбедә, ягъни 22 сентябрь көнне, районда автомобильсез йөрү көне үтә. Районның пассажирлар йөртү ассоциациясе дә әлеге акциягә кушыла һәм маршрут транспортында бу көнне йөрү бәясе гадәттәгедән 5 сумга кимрәк булачагын белдерә.
      401
      0
      0
    • 20 сентябрь 2014 - 09:18
      Районда социаль объектлар җылытыла башлады
      Башкарма комитет җитәкчесенең 2014-2015 елларның көзге-кышкы чорына җылыту сезонын башлау турындагы карары нигезендә, 16 сентябрьдән районда социаль объектларга җылылык бирелә башлады. 1 октябрьдән - үзәктән җылытыла торган торак йортларга, 13 октябрьдән сәнәгать предприятиеләренә һәм башка шундый оешмаларга җылылык киләчәк.
      463
      0
      0
    • 20 сентябрь 2014 - 05:07
      Россиякүләм олимпиадада катнашу мөмкинлеге бар
      22 сентябрь көнне Президент китапханәсендә тарих, җәмгыять белеме һәм рус теленнән интерактив олимпиаданың I этабына старт бирелә. Олимпиадада бөтен республикадан, Россиядан югары сыйныфларда укучы яшьләр катнаша ала. Гадәттәгечә, олимпиада 3 этапта уздырыла. I һәм II этап - дистанцион рәвештә: катнашучыларга олимпиада порталында билгеләнгән вакыт эчендә биремнәр эшләргә кирәк. Финалга чыгучылар...
      416
      0
      0
    Реклама