9 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Яңа җитәкче билгеләнде
«Челтәрләр компаниясе» ААҖ филиалы - «Түбән Кама электр челтәрләре»нең Тукай районы бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде. Хәзер оешманы Шамил Фаиз улы Шәймәрдәнов җитәкләячәк. Ул моңа кадәр «Челтәрләр компаниясе» ААҖ филиалы - «Яр Чаллы электр челтәрләре»нең Комсомол районы бүлеге башлыгы булып эшләгән.
-
Районда сайлаучылар саны арта
Сайлаучылар саны районда артуга бара. Быел 14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына бишенче чакырылыш депутатлар сайлауда 28164 райондаш тавыш бирергә тиеш. Бу 2013 елгы тавыш бирүчеләр санына караганда 2612гә күбрәк. 14 сентябрьдә район халкы ике округта тавыш бирәчәк. 7 меңнән артык сайлаучыны берләштергән Әҗмәкәй, Калмаш, Калмия, Күзкәй, Боерган, Кече Шилнә...