26 август 2014 яңалыклары
-
Министр портфельләр бүләк итте
Узган атнада мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында эш сәфәре белән районга килгән Татарстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев Түбән Суыксу мәктәбендә дә булды. Ул анда беренче һәм икенче сыйныфларга укырга баручы алты балага «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында портфельләр бүләк итте.
-
Бер көндә дүрт һәлакәт һәм өзелгән ике кеше гомере
Узган якшәмбе көнне район юлларында дүрт һәлакәт теркәлде. Фаҗигаләрдә ике кешенең гомере өзелде. Аварияләрнең барысы да тизлекне тиешледән арттыру һәм транспорт белән идарә итүне югалту аркасында чыккан дип фаразлыйлар ЮХИДИ хезмәткәрләре.