30 июль 2014 яңалыклары
-
«Кама» агрофирмасы сынау суктыруы үткәрде. Уңышы әйбәт күренә
- Җитезрәк егетләр!.. Алмаз, бункерыңны бушат, машина килде!.. Бодайның җилемчәсе ничек, яхшымы? Узган атнаның пәнҗешәмбесендә «Кама» агрофирмасының Шилнәбаш авылыннан ерак булмаган көзге бодай кырында менә шундыйрак сөйләшүгә тап булдым. Бу көнне хуҗалык механизаторлары икмәк уңышын билгеләү өчен беренче тапкыр иген кырына - сынау суктыруга төште.
-
Балалар азан әйтү һәм Коръән уку буенча ярыштылар
Гает көнендә Теләнче Тамакның икенче мәхәллә мәчетендә мәктәп һәм бакча балалары арасында азан әйтү һәм Коръән уку буенча бәйге үтте. Чарага авыл җирлегеннән 30лап бала килгән иде. Барлык катнашучыларга район имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов дини китаплар бүләк итте.