25 июль 2014 яңалыклары
-
«Бердәм Россия» халык җыены үткәрә
«Бердәм Россия» партиясе республика районнарында һәм шәһәрләрендә халык җыеннары үткәрә. Безнең районда бу чара 20 август көнне Иске Абдул җирлегендә узар дип планлаштырыла. Анда барлык авыл җирлекләреннән дә вәкилләр килер дип көтелә.
-
Районга өч янгын сүндерү машинасы тапшырдылар
Яр Чаллы шәһәренең 56нчы янгын сүндерү частенда район авылларына өч янгын сүндерү машинасы тапшырылды. Шәһәр биргән машиналар Круглое Поле поселогына, Боерган һәм Мус. Завод авылларына бирелде.
-
Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта быел да көлтә бәйрәмен үткәрделәр
«Быел уракта барлыгы 114 комбайн эшләячәк. Комиссия белән бергә хуҗалыклар буенча йөреп, техниканы тикшереп чыктык. Эш барышында вак-төяк кимчелекләр ачыкланса да, бүгенге көндә район механизаторлары әлеге җитешсезлекләрне бетереп, комбайннарны тулысынча сафка бастырды», - ди районның техника куркынычсызлыгы идарәсе башлыгы Ильяс Гыйлаев. Комиссия эшчәнлеге нәтиҗәсендә уракка әзерлек буенча беренче урынны «Гигант»...
-
Хезмәтен хөрмәтләп
Авыл хуҗалыгын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Ханов Ренат Хәниф улы» крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Ханов Ренат Хәниф улына «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
-
Бурычлылар аркасында коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләүчеләр кайнар сусыз интегә
Круглое Поле һәм Бәтке авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен агымдагы елның 1 июленә 9 млн 52 мең сум бурычы җыелган. Әлеге җирлекләрдә яшәүчеләр инде айдан артык кайнар сусыз утыра. Һәм, әйтергә кирәк, бурычлылар аркасында түләүләрен вакытында башкарып баручы намуслы хуҗалар да интегә. Бу җәһәттән редакция телефонына шалтыратучылар да булды,...