7 июль 2014 яңалыклары
-
7 июль 2014 - 10:11Тизлек арттыру тагын һәлакәткә китердеБүген иртәнге сәгать 6да Мәскәү - Уфа - Шилнәбаш юлында «унбишле» машинасы руле артына утырган 35 яшьлек йөртүче, тизлекне тиешледән арттырып һәм идарә итүне югалтып, каршы як полосага чыга һәм «Лада Гранта»га бәрелә. Үзе дә, икенче машинаның 61 яшьлек йөртүчесе дә төрле тән җәрәхәтләре алалар.
-
7 июль 2014 - 07:32Таулар авылында ике хуҗалык яндыЯкшәмбе көнне Таулар авылында янгын чыгып, ике хуҗалыкка зур гына зыян китерде. Ике фатирлы йортның икесендә ишегалдындагы корылмалар янды, бер фатирның түбәсе, бүлмәләр янып бетте. Кыскасы, әлеге торак бүген яшәрлек хәлдә түгел. Сарайларда коры печән, салам сакланган булган, җитмәсә, көне дә җилле - шуңа күрә ут бинадан бинага бик тиз...