16 июнь 2014 яңалыклары
-
Өстәмә хезмәтләр өчен яңа счет ачарга була
1 майдан элемтә турындагы законга үзгәрешләр керде. Анда каралганча, хәзер кәрәзле элемтә аша башкарыла торган өстәмә хезмәтләр (белешмә, мәгълүмат алу, мавыктыру чаралары) өчен түләүгә аерым счет ачарга була. Ул счеттан абонент рөхсәтеннән башка файдаланып булмаячак, шулай ук төп счеттан яңа ачылган счетка акча күчерү дә абонент рөхсәтеннән башка эшләнергә тиеш...
-
Яңа поселогында эшче яшьләр форумы үтәчәк
20-22 июньдә Әҗмәкәй авыл җирлеге территориясендә - Яңа поселогының урман аланында Тукай муниципаль районының авыл яшьләре форумы үтәчәк. Әлеге форум кысаларында кызыклы темаларга түгәрәк өстәлләр, фестивальләр, спорт ярышлары, яшьләр программаларының һәм проектларының презентацияләре, шулай ук туристик чаралар һәм күңел ачу программалары да уздырылачак. Аларны район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм,...