2 июнь 2014 яңалыклары
-
Эчкән килеш рульгә утыручылар ял көннәрендә аеруча күп
Агымдагы елның дүрт аенда районда яшәүче машина йөртүчеләр гаебе белән алты юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларның өчесе эчкән килеш руль артына утыручылар аркасында чыккан. Әлеге аварияләрдә өч кеше тән җәрәхәтләре алган. Бакча сезоны ачылгач эчеп руль артына утыручылар саны икеләтә арта, дип белдерәләр район буенча ЭЭБнең ЮХИДИ бүлегендә. Исерек хәлдә машина...
-
Физика һәм инглиз теленнән имтихан бирәләр
Бүген, 2 июньдә, унберенче сыйныфлар физика белән инглиз теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Район укучылары арасында 2 бала инглиз телен, 30 укучы физиканы сайлаган. Имтихан Яңа поселогы мәктәбендә уза. Сынауга керү шартлары бик катгый - имтихан тапшыручылар тимер үткәргечләр аша уза, аларны күпсанлы күзәтүчеләр карап тора, камераларга яздыралар.
-
Унҗиде яшьлек егетнең ашыгуы бабасының үлеменә китергән
Узган атнаның җомгасында Яр Чаллы - Бәтке - Прости юлында көндезге сәгать 2дә «ВАЗ-21061» машинасы юл кырыена чыгып әйләнә. Машина йөртергә хокук бирүче таныклыгы да булмаган килеш руль артына утырган 17 яшьлек егет тизлекне тиешледән шактый арттыра һәм юлның уңга борыла торган өлешендә идарәне югалта. Егетнең алгы утыргычта барган 65...
-
Тукай муниципаль районы авыл җирлекләрендә милли бәйрәмебез – Сабан туен үткәрү графигы
(Милли бәйрәмебез - Сабан туе кайсы авылда һәм нинди көнне үтүе турында түбәндәге таблицадан карап белә аласыз).