Атыңны җик тә Сабан туена кил
Инде хәбәр иткәнебезчә, 7 июньдә Кызыл-Байрак авылында район Сабан туе була. Сабан туе кунакларын төрле бәйгеләр, кызыклы ярышлар көтә. Быел, башка еллардан аермалы буларак, ат чабышында хуҗалыклардан килгән атларга өстенлек бирелә. Ат чабышларында катнашырга теләүчеләр заявкаларын 46-80-42 номеры буенча шалтыратып калдыра алалар, дип хәбәр итәләр район ветеринария берләшмәсе белгечләре.