27 май 2014 яңалыклары
-
Яңа җитәкче билгеләнде
Теләнче Тамак авылындагы картлар һәм инвалидлар йорты директоры итеп агымдагы елның 19 маеннан Фәйрүзә Әзһәм кызы Муллина билгеләнде.
-
Бер юлда ике һәлакәт
Яр Чаллы - «Дизелист» юлында үткән ике тәүлектә ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде. 25 май көнне көндезге сәгать 2дә «Боровинка» бакчачылык ширкәте каршында «Газель» машинасы 29 яшьлек ир-атны бәрдерде. Автомобиль йөртүче дә тизлекне кирәгеннән арттырган, җәяүле исә юл аша ярамаган урыннан чыккан. Бик күп тән җәрәхәтләре алган җәяүле ике сәгатьтән ашыгыч...
-
“Буран әбиләре” “Сударушка”ны кунакка чакырды
Кече Шилнә авылының Арби Велидов җитәкчелегендәге "Сударушка" фольклор ансамбле 25 май көнне Лаеш районында үткән Россиякүләм "Каравон" фестиваленә барып кайтты. Егерменче тапкыр узучы әлеге фестивальдә илнең төрле почмагыннан 20дән артык коллектив катнашты. Шулай ук әлеге чарада Удмуртиянең Евровидение конкурсы буенча танылган "Бурановские бабушки" коллективы да чыгыш ясады. "Сударушка" ансамбле алардан...