26 май 2014 яңалыклары
-
Районда җиңел атлетика кроссы үткәрелде
Яр Чаллы шәһәренең культура паркында җиңел атлетика кроссы буенча район беренчелеге һәм чемпионат үткәрелде. Кросс Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышлап, егетләр, кызлар, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында уздырылды. Ярышларда барысы районның 14 мәктәбеннән 76 кеше катнашты. Егетләр һәм ир-атлар 2 километрлык дистанция үтсәләр, кызлар белән хатын-кызлар 1 километрга кросс чаптылар, дип...
-
Шилнәбашта ветераннарны хөрмәтләделәр
Бөек Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Шилнәбаш авылы китапханәсе каршында эшләп килүче «Ветеран» клубы тыл хезмәтчәннәрен, сугыш елы балаларын һәм хезмәт ветераннарын чакырып, «Буыннар белсен...» дигән кичә үткәрделәр. Ләкин, кызганычка, сугыш ветераннары гына бүген авыл җирлегендә берәү дә юк.
-
Туган җиренә тугрылыклы
Оргыды егете Рафаиз Хәсән улы Мөхәммәтдинов армия сафыннан хезмәт итеп кайткач, яшьтәшләренең күбесе Чаллыга КамАЗ төзелешенә китеп бара. Кайбер дуслары үзләре янына кыстасалар да Рафаизның сүзе нык була: «Юк, мин туган нигеземне ташлап китмим. Әти-әнием васыятенә тугрылыклы калам», - дип авылда, күмәк хуҗалыкта кала.