30 апрель 2014 яңалыклары
-
Район фольклор ансамбльләре «Аулагый»да чыгыш ясый
Биклән авылының «Хәтфә» фольклор ансамбле һәм Иске Абдулның «Асылъяр» фольклор ансамбле коллективлары Бөек Ватан сугышы тематикасына багышланган программалары белән «Татарстан - Яңа гасыр» телеканалының «Аулагый» тапшыруында катнашачак. Бикләнлеләр әлеге тапшыруда 4 май көнне «Өчпочмаклы солдат хатлары» дип аталган сәхнә күренешен тәкъдим итәчәкләр. Иске Абдул фольклор коллективы әзерләгән сугыш вакытында хатын-кызларның...
-
Өч һәлакәтнең икесендә исерек йөртүчеләр гаепле
Машина йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозуы сәбәпле, район территориясендә узган ялларда берничә һәлакәт теркәлде, аларда тән җәрәхәтләре алучылар булды. Ике авария машина йөртүчеләрнең руль артына эчкән килеш утыруы аркасында килеп чыкты. Яр Чаллы - Яңа поселогы юлында руль артына эчеп утырган 19 яшьлек егет, идарә итүне югалтып, юл кырыена чыгып...
-
Сугышта һәлак булганнар истәлегенә агачлар утыртылды
Узган шимбәдә районда табигатьне саклау һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү максатында агач утырту өмәсе үтте. Акция кысаларында район авылларында барысы 3800 төп нарат, 2000 төп чыршы, 50 төп каен үсентесе утыртылды. Яшь агачлар белән Алабуга урманчылыгы тәэмин итте. Хәтер агачлары утырту турындагы мөрәҗәгать белән Татарстанда республика ветераннар...