28 апрель 2014 яңалыклары
-
Мәләкәстә чүпне сортларга аерып җыйдылар һәм икенчел эшкәртүгә җибәрделәр
Узган атнаның шимбәсендә Мәләкәс авыл җирлегендә яшәүчеләр Иске Җирекле буасы һәм Мәләкәс елгасы ярларыннан 183 капчык чүп җыйдылар. Өмәдә мәктәп укытучылары Юрий Васильев һәм Валентин Артемьев җитәкчелегендә уннан артык укучы, «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәткәрләре, Иске Җирекле мәдәният йортында эшләүчеләр һәм авыл кешеләре катнашты. Барлык җыелган чүпнең 60 капчыгын өмәчеләр сортларга...
-
Язгы бодай чәчә башладылар
"Миңнеханов" крестьян-фермер хуҗалыгында язгы кыр эшләренә узган атнада керештеләр. Бүгенге көнгә кырларда дым каплату, 100 гектарда арышны тукландыру эшләре, чәчү җирләрен культивацияләү тәмамланган. Бүген исә фермер язгы бодай чәчүгә керешкән. 350 гектарда игеләчәк язгы бодайны чәчү эшендә биш кеше катнаша: механизатор Газыймҗан Мостафин МТЗ 1221 тракторында чәчү агрегаты белән эшли,...