23 апрель 2014 яңалыклары
-
23 апрель 2014 - 07:44Актанышта Татарстанның Беренче Президенты кубогына көрәш ярышлары үттеАктаныш шәһәрендә татар-башкорт милли көрәше буенча республиканың Беренче Президенты кубогына ярышлар үтте. Анда 1998-2000 елгы егетләр катнашты. Турнирда 50 команда составында барлыгы 416 көрәшче көч сынашты. Районыбыз данын ярышларда Бикләннән Фәнил Әхмәтшин, Радик Дусманов, Айнур Сөләйманов, Мәләкәстән Артем Артемьев, Станислав Адамов, Круглое Поле поселогыннан Дмитрий Әгълиуллин, Теләнче Тамактан Раушан Зарифуллин...
-
23 апрель 2014 - 06:42Эчке эшләр органнары ветераннары очраштыУзган атнада район эчке эшләр органнары хезмәткәрләре ветераннары көнен билгеләп үттеләр. Чарага районның хокук саклау органнарында хезмәт куйган полиция ветераннары чакырулы иде. Кунакларны район башлыгы Васил Хаҗиев, Татарстан Республикасы буенча федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге башлыгы Роберт Хөснетдинов котлады. Полиция хезмәткәрләре ветераннарына тырыш...
-
23 апрель 2014 - 06:10Нигезле сәбәбең булмаган килеш хезмәт итмәвең хәрби билетка язылаӘ бу муниципаль һәм дәүләт хезмәтләренә юлны яба Быелдан башлап 27 яше тулып та армиягә бармый калган ир-атларның хәрби билетына хезмәт итмәве турында гына түгел, ә законлы нигезе булмаган килеш чакырылыш буенча хезмәт итмәве турында язылачак. Киләчәктә исә мондый ир-егетләргә хәрби билет түгел, махсус белешмә генә бирә башларга да мөмкиннәр....
-
23 апрель 2014 - 06:07Ветеринария пунктлары ике авылда төзелер дип көтеләБыел республика программасы буенча районда ике ветеринар пункт төзелер дип көтелә. Бу турыда безгә районның баш ветеринар табибы Әнсар Әбделманов хәбәр итте. Күзкәй авылындагысының инде сары, яшел төстәге бинасы төзеп куелды. Ул юл өстендә урнашкан, ерактан ук күренеп тора. Әлеге пункт шушы куст - Күзкәй, Калмия, Боерган, Кече Шилнә авылларында...
-
23 апрель 2014 - 06:02Чәчүгә керештеләр22 апрельгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча барлыгы 7581 гектарда дым каплатылган, 3500 гектардагы күпьеллык үләннәр тырмаланган, 7100 гектардагы уҗым һәм күпьеллык үләннәр тукландырылган. «Кама» агрофирмасы, «Чаллы яшелчәсе», «Биклән», Сәйдәшев исемендәге һәм башка хуҗалыкларда әлеге эш актив алып барыла. «Чаллы яшелчәсе» җәмгыяте дүшәмбе көнне...