16 апрель 2014 яңалыклары
-
Ашыгыч ярдәм машиналары авыруларга тиз арада ярдәм күрсәтү урынына адресларны эзләп интегә
Атналык киңәшмәдә табибларга төнге чакырулар вакытында адресларны тиз арада табуы кыен булуы турында әйтелде. Әлеге мәсьәләне җайга салырга кирәк. Моның өчен, бәлки, авыл башына торак пункт планын ясап куярга яисә урамнарга күрсәтмә такталар урнаштырырга туры килер. Бу проблеманы хәл итү һәм эшне оештыру муниципаль район башлыгы урынбасары Л. Әхмәтовага йөкләнде.
-
Һөнәр сайлау: уңга китсәм егылмаммы, сулга барсам абынмаммы?
Һөнәр сайлау мәсьәләсе кеше тормышында иң беренче тапкыр тугызынчы сыйныфны тәмамлар алдыннан килеп баса. Унынчыга барыргамы, әллә урта һөнәри белем бирүче уку йортына керергәме? Ә югары белемне теләгән очракта аннары да алырга була. Иң мөһиме - сайлаган һөнәрең хезмәт базарында кирәкле, шул ук вакытта күңелеңә дә якын булсын. Кем әйтмешли,...
-
19 апрельдә – районда өмә
19 апрель районда өмә көне дип игълан ителә. Бу турыда атналык киңәшмәдә хәбәр ителде. Юл кырыйларын, урам-оешма яннарын тулысынча җыештыру бурычы куела. Район хакимияте барлык райондашларны да өмәдә катнашырга чакыра. Җыелган чүп-чарны машиналарга төяп түгү өчен транспорт белән тәэмин итү бурычы авыл җирлекләренә йөкләнә.