Якты юл
  • Рус Тат
  • 10 апрель 2014 яңалыклары

    • 10 апрель 2014 - 12:52
      Вакцинация үтә
      Шушы көннәрдә авыл җирлекләрендә себер түләмәсе, эмкар авыруларына, котыруга каршы мөгезле эре һәм вак терлеккә, дуңгызларга, эт-мәчеләргә планлы (бушлай) вакцинация ясыйлар. Ветеринария белгечләре шулай ук бруцеллез, лейкоз, туберкулез авыруларын ачыклау өчен маллардан кан алу белән мәшгульләр. Март аеннан бүгенге көнгәчә ветеринария табиблары 15 авыл җирлекләрендәге йорт малларын тикшереп, вакцинация үткәргәннәр....
    • 10 апрель 2014 - 06:53
      Иштирәк сәхнәсен «Балкыш» өлкәннәре гөрләтте
      Иштирәк авылы мәдәният йортында пенсионерларның «Балкыш» фестивале үтте. Анда ун әбиебез һәм ике бабаебыз катнаштылар. Концерт кыска гына вакыт эчендә оештырылса да, халык һәр номерны яратып кабул итте. Кичәне авылыбызның хөрмәткә лаек укытучылары Венера Хәертдинова белән Земфира Гарифуллина алып бардылар.
    Реклама