Якты юл
  • Рус Тат
  • 3 апрель 2014 яңалыклары

    • 3 апрель 2014 - 12:05
      Районда ашыгыч ярдәм күрсәтү постлары эшли башлады
      1 апрельдән районда ашыгыч медицина ярдәме бүлеге ачылды. Бүлекнең «Татарстан» совхозы поселогында һәм Мәләкәс авылындагы постларында эшләүче фельдшерлык бригадалары райондашларга ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме күрсәтәчәк. Медицина ярдәмен чакыру тәүлек дәвамында бушка стационар һәм кәрәзле телефоннардан бердәм «103» номеры буенча башкарылачак.
    • 3 апрель 2014 - 12:03
      «Халык контроле» бер айда биш мөрәҗәгать кергән
      Соңгы бер айда «Халык контроле» дәүләт хезмәтенә райондашлардан биш мөрәҗәгать кергән. Сосновый Бор поселогыннан һәм Суровкадан юлларның начар булуыннан зарланып язалар. Бу ике мөрәҗәгатькә дә тикшерүдә дигән статус куелган. Мәләкәс һәм Шилнәбаш авылларыннан кәрәзле телефон элемтәсенең начар булуын хәбәр итәләр. Бу сорауларның шулай ук каралуда булуы билгеләнгән. 24 март көнне...
    • 3 апрель 2014 - 07:12
      Бакчага сәламәтлек дәресенә спорт мастеры килде
      Кеше өчен иң кадерле әйбер ул - сәламәтлек. Сәламәтлекнең нигезе мәктәпкәчә яшьтә, балалар бакчасында салына. Укыту-тәрбия бирү процессының ничек оештырылуыннан чыгып, баланың алдагы сәламәтлеге турында күзалларга була. Кечкенәдән сәламәтлеге турында кайгыртмаган кеше, олыгайгач аны кире кайтара алмый. Шуңа күрә балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләрнең төп бурычлары - балаларны чыныктыру, сәламәтлекләрен ныгыту.
    • 3 апрель 2014 - 07:09
      Уйнадык-биедек тә, фикер дә алыштык
      Бәтке мәдәният йортында һәрвакыт төрле кызыклы чаралар уздырылып килә. 30 март көнне «Сәламәт яшәү рәвеше һәм наркотикларга - юк» дип исемләнгән кичә мәдәният йортында тәүге тапкыр үтте. Аралашу клубына җыелган авыл яшүсмерләре тәмәке тарту, алкоголь эчемлекләр, наркотиклар, аларның зыяны турында фикер алыштылар, кызыксындырган сорауларын да бирделәр. Чарага җыелган яшьләр башлангычы...
    Реклама