Якты юл
  • Рус Тат
  • 2 апрель 2014 яңалыклары

    • 2 апрель 2014 - 11:07
      «Балкыш-17» фестиваленең йомгаклау концерты узды
      31 мартта, дүшәмбе көнне, Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда «Балкыш-17» балалар иҗат фестивале узды. Бу көнне сәхнәдә чыгыш ясаган иң сәләтле балаларны төрле номинацияләрдә бүләкләделәр. Әлеге чарадан тулы репортажны газетаның җомга санында укый алачаксыз.
    • 2 апрель 2014 - 10:04
      Язгы чакырылышта районның кырык егете армиягә алыначак
      1 апрельдән республикада язгы чакырылыш башланды. Бу юлы Татарстаннан 4 меңнән артык егет хәрби хезмәткә алыначак. Безнең районнан исә яз көне армиягә 40 егет китәргә тиеш. Беренче озату май бәйрәмнәре үткәч булыр дип планлаштырыла. Егетләр шефлык частьларына - Йошкар-Оладагы стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренә, Севастопольдәге Кара Диңгез флотына, Мәскәүдәге Кремль һәм...
    • 2 апрель 2014 - 08:06
      Чокырларны ямый башлыйлар
      Апрель башыннан «Татавтодор» оешмасының Яр Чаллы филиалы район территориясендәге юлларның чокырланган урыннарын ремонтлый башларга планлаштыра. Төзекләндерү эшләрен башкаручылар иң беренче Яр Чаллы - Сарман трассасына, аннары Яр Чаллы - Зәй юлына, алардан соң башка участокларга чыгарга уйлыйлар. Һава торышы мөмкинлек бирсә, чокырларны ямауны эшчеләр бер ай эчендә тәмамларга ниятлиләр. Төзекләндерү...
    • 2 апрель 2014 - 07:02
      Кадрлар мәсьәләсе кыен булса да, кырга чыгарга әзер
      Берничә атна буе күзәтелгән җылы һава торышы үзенекен итте: басулар кардан арынып, кояшка чыкты. Бу район игенчеләре өчен язгы кыр эшләренә әзерлекне тиз арада тәмамларга тагын бер зур этәргеч булды. Әлеге вакытта хуҗалыкларда көздән ремонтлаган тагылма техниканы, тракторларны янә бер тикшереп, вак төзексезлекләрне бетерү, ашлама, орлык әзерләү белән мәшгульләр.
    • 2 апрель 2014 - 05:16
      Язга сылтап сөтне киметергә ярамый
      Сөт җитештерү буенча Тукай азык-төлек корпорациясе, «Гигант», «Чаллы яшелчәсе», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларның күрсәткечләре уңай. «Терлекчелек өчен хәзер иң авыр вакытларның берсе - кышлау тәмамланып, язга күчү чоры, - дип аңлата тармактагы хәлне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Ирина Гарипова. - Хәзерге вакытта бөтен игътибарны мал асрау шартларына...
    • 2 апрель 2014 - 05:06
      Көндәшләр көчле булса да, яшь көрәшчеләр сынатмады
      Алабуга шәһәрендә Фаил Гыйззәтуллин истәлегенә милли көрәш буенча республика турниры үтте. Безнең районның җыелма командасы составында ярышка Иске Абдул, «Татарстан» совхозы поселогы, Биклән һәм Круглое Поле егетләре барды. Көндәшләр бик көчле иде, шулай да районның яшь көрәшчеләре сынатмады. 36 килограммлылар арасында Круглое Поледан Нурислам Әхмәдов (тренеры Рафаэль Гыйззәтуллин) өченче урынны,...
    Реклама