Якты юл
  • Рус Тат
  • 12 март 2014 яңалыклары

    • 12 март 2014 - 15:59
      Кыз озату күренеше күрсәтелде
      8 март бәйрәме уңаеннан, Яңа поселогы, Әҗмәкәй, Иске Гәрдәле, Яңа Сарайлы авылларында шул авыл мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән элеккеге заманның матур йоласы - кыз димләү һәм кыз озату күренешләре сәхнәләштерелде. Сәхнәләр зәвык белән искиткеч матур чиккән сөлгеләр, ишек чаршаулары, тәрәзә пәрдәләре, суккан паласлар һәм башка бик күп әйберләр...
      1167
      0
      0
    • 12 март 2014 - 14:55
      Концертта йөз үзешчән катнашкан
      Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Кнәз авылы мәдәният йортында бәйрәм концерты оештырылды. Залның шыгрым тулы булуы да сөендермичә кала алмады. Иң беренчеләрдән булып, котлау сүзләре белән Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова чыгыш ясады. Аннары ул оста куллы авыл апаларына бүләкләр тапшырды. Аннан соң сүзне алган ветераннар советы рәисе Александр Волков...
      681
      0
      0
    • 12 март 2014 - 12:43
      Хоккей да уйнадылар, биеклеккә сикерү буенча да көч сынаштылар
      Районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә ике кызыклы чара үтте. Шуларның берсе - Биклән авылының хоккей кортында, сезон тәмамлану уңаеннан, узган 1996-1998 елгы яшүсмерләр арасында спорт мәктәбе беренчелеге. Ярышларда Биклән, Иске Абдул, Мәләкәс, Бәтке авылларыннан килгән 48 спортчы көч сынашты. Әмма боз корты хуҗалары Бикләннең «Град» командасына (тренерлары Ренат Исмәгыйлев)...
      501
      0
      0
    • 12 март 2014 - 11:57
      Бикләнлеләрне «Былтыр кызы» спектакле белән сөендерделәр
      Биклән авылы мәдәният йортында Хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан халык театрының яшь артистлары куйган «Былтыр кызы» исемле спектакле белән башланып китте. Төп рольләрне оста итеп мәктәп укучылары Ринас Сәйфуллин, Ингель Мөхәммәдиев, Алинә Әбделманова, Айсылу Хәсәнова башкардылар. Икенче бүлектә зур концерт булды. Мәктәп укучылары Данил Сәйфуллин, шулай ук V сыйныф укучылары, Айсылу Исрафилова,...
      742
      0
      0
    • 12 март 2014 - 05:03
      Иң мөһиме – балаларның шат елмаюы
      Быелгы кыш Иске Җирекле авылы халкы өчен бигрәк тә үзенчәлекле булып истә калыр. Ни өчен дигәндә, безнең авылыбызда да хоккей тартмасы барлыкка килде. Аның зурлыгы әллә ни мактанырлык булмаса да, авылыбыз балалары, яшьләре өчен монысы да - зур сөенеч. Кичләрен яшүсмерләр шунда хоккей уйнап, рәхәтләнеп тимераякларда шуды.
      509
      0
      0
    • 12 март 2014 - 04:58
      «Чаллы яшелчәсе»ндә кәбестә утырта башлыйлар
      Район игенчеләренең язгы кыр эшләренә әзерлеге дәвам итә. Хуҗалыкларда тракторларны, тагылмалы техниканы күптәннән ремонтлап куйганнар инде. Ләкин эш күп әле: кардан чистаргач, басуларны тукландыру өчен ашламасын да, чәчү материалын да әзерлисе бар. Районның яшелчә үстерүче зур хуҗалыкларының берсе - «Чаллы яшелчәсе»ндә дә язгы эшләргә ныклы әзерлек бара: яшелчә рассадаларын урнаштыру...
      577
      0
      0
    • 12 март 2014 - 04:56
      «Задоринки»ларны Мәскәү жюри әгъзалары югары бәяләде
      Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда «Радуга» дип исемләнгән республикакүләм хореография конкурс-фестивале үткәрелде. Районыбыз данын «Задоринки» ансамбле солистлары Полина Кочерыгина, Алия Закирова һәм Алия Фәсхетдинова яклады (җитәкчеләре Галина Щелконогова). Мәскәү һәм Казан шәһәрләреннән килгән жюри әгъзалары райондашларыбыз чыгышын бик югары бәяләде. Алар «Балалар биюе» номинациясендә җиңеп чыкты һәм «Абсолют җиңүчеләр»...
      540
      0
      0
    • 12 март 2014 - 04:53
      Өстәл теннисы буенча ярышлар узачак
      15 март, шимбә көнне, Сосновый Бор поселогының спорт залында өстәл теннисы буенча шәхси-команда беренчелеге һәм район чемпионаты үткәрелә. Бәйгенең тренеры итеп Владимир Заикин билгеләнгән. Өстәл теннисы буенча спорт уеннарында мәктәп һәм авыл җирлекләренең җыелма командалары, район оешма һәм предприятиеләре спорчылары катнашачак.
      553
      0
      0
    Реклама