Якты юл
  • Рус Тат
  • 28 февраль 2014 яңалыклары

    • 28 февраль 2014 - 17:37
      Үзем тудырдым, үзем үтерәм
      Бүген район судында Кече Шилнә авылында үз улын буып үтергән З. Воронцованың эше карала башлады.
    • 28 февраль 2014 - 15:45
      Хатын-кызлар волейбол уйнаячак
      Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 6 март көнне Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында район кубогына авыл җирлекләрендә, оешма һәм предприятиеләрдә эшләүче хатын-кызлар арасында волейбол буенча чемпионат үтә. Ярышлар көндезге сәгать 13.00 башлана. Командалардан заявкалар 4 мартка кадәр кабул ителә. Көч сынашуда катнашырга чакырабыз, дип хәбәр итәләр районның яшьләр эшләре, спорт...
    • 28 февраль 2014 - 06:32
      Редакция район судына улын үтергән ананы яклап килгән укучылар фикерләрен җиткерде
      Җомга, 28 февраль көнне, район судында улын үтергән ананың эше карала башлый. Әлеге фаҗига газета укучыларыбызны битараф калдырмады, редакциягә хатлар килде, шалтыратулар булды. Укучыларыбыз бу ананы төрмәгә утыртмасыннар иде дигән фикердә. Әлбәттә, судка беркемнең дә үз фикерен тагарга хакы юк. Судлар бәйсез һәм алар законнан чыгып эш йөртә. Әмма без...
    • 28 февраль 2014 - 06:30
      Районда «Ел тәрбиячесе – 2014» бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде
      Районда республикакүләм «Ел укытучысы», «Елның сыйныф җитәкчесе», «Ел тәрбиячесе», «Ел китапханәчесе» дип аталган конкурсларның муниципаль этаплары узды. Чәршәмбе көнне иң яхшы укытучыларны билгеләделәр. Беренче өчлеккә чыккан укытучылар - Гөлнара Сәйфетдинова (Кнәз, математика укытучысы), Фәридә Кузнецова (Комсомолец, рус теле һәм әдәбияты укытучысы) һәм Рәфинә Маннанова (Боерган, рус теле һәм әдәбияты укытучысы)...
    • 28 февраль 2014 - 06:29
      Үтерүдә гаебен таныган
      26 февральдә район судында «Алмаз» хуҗалыгы терлекче йортында булган үтерү буенча хөкем карары чыгарылды. Үзе белән бергә эшләгән үзбәк мигрантны пычак кадап үтергән Р. Турсунов 7 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм ителде, дип хәбәр итте район прокуроры ярдәмчесе И. Рамазанов. Ул каты режимлы төзәтү колониясенә озатыла. Р. Турсунов үтерүдә...
    • 28 февраль 2014 - 06:27
      Штрафларын түләмәгән Кече Шилнәдә яшәүче ир-атны 8 тәүлеккә кулга алдылар
      26 февральдә район судында Кече Шилнәдә яшәүче 25 яшьлек ир-атны 8 тәүлеккә кулга алу турында карар кабул ителде. Ул узган елның май аеннан алып 11 гыйнварга кадәр тизлекне арттырган өчен 14 тапкыр штрафка тартылган, әлеге штрафларның 9ы вакытында түләнмәгән. РФның Административ хокук бозулар кодексының 32.2 маддәсе нигезендә, җавапка тартылу турындагы...
    • 28 февраль 2014 - 05:52
      Ничек ял итәбез
      Быел 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне шимбәгә туры килү сәбәпле, Россия халкы өч көн ял итәчәк. Хезмәт кодексы нигезендә, 10 март - өстәмә ял көне булып санала. Ә менә якшәмбегә туры килгән 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә тиешле өстәмә ял 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге бәйрәменә күчерелә. 1...
    • 28 февраль 2014 - 05:43
      Тукайлылар кыш озатырга чыга
      Кышның соңгы көннәре, шуңа күрә авылларда «Кыш озату - Масленица» бәйрәмнәре үткәрелә. Иң беренчеләрдән булып, «Масленица»ны Иске Җирекле авылының күпфункцияле үзәге каршында уздырганнар. Бүген мондый чара Мәләкәс авылында үтә. 1 мартта исә кышны озату бәйрәме Комсомолец поселогында, Олы Шилнә, Кырныш, Кече Шилнә авылларында узачак. 2 март көнне исә Май чабу...
    Реклама