27 февраль 2014 яңалыклары
-
Районыбыз ир-егетләре хоккей буенча көч сынашты
Яр Чаллы шәһәренең Боз сараенда хоккей буенча район чемпионаты үтте. Монда Түбән Суыксу, Бәтке, Новотроицкое, Мәләкәс һәм Биклән авылларыннан килгән 5 команда көч сынашты. Ир-егетләр арасында үткән әлеге ярышларда беренчелекне түбәнсуыксулылар алды. Икенчедә - Биклән, өченче урынны исә Мәләкәс хоккейчылары яулады.
-
Ату спорты буенча иң-иңнәр билгеләнде
Узган җомгада Яңа поселогының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында ату спорты буенча команда беренчелеге һәм чемпионат үтте. Ярышларга барлыгы 11 мәктәп һәм 4 авыл җирлеге командасы - 80гә якын спортчы катнашты. Ату спорты нәтиҗәләренә килгәндә, егетләр арасында беренче өчлектә - Фидаил Тәхәвиев (Сәмәкәй), Ринат Назыйров (Күзкәй), Булат Ганиев (Биклән)....