Якты юл
  • Рус Тат
  • 26 февраль 2014 яңалыклары

    • 26 февраль 2014 - 14:03
      Әлмәттә Муса Җәлил призына көрәш үтте
      Әлмәт шәһәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлил призына татар-башкорт милли көрәше буенча республика ярышлары узды. Ярышларда барлыгы 51 командадагы 440 спортчы көч сынашты. 60 килограммга кадәрге үлчәүдә Борды егете, Татарстан Республикасының спорт мастеры Дмитрий Левашов III урынга лаек булды. 40-50 яшьләрдәге ветеран спортчылар арасында I урында - ТРның спорт мастеры Рәиф Нигъмәтуллин...
    • 26 февраль 2014 - 13:00
      Кече Шилнә халкы ана яклы
      Газетаның 5 февраль санында «Кече Шилнәдә яшәүче ханым үз малаен буып үтергән» дигән язма басылган иде. Үтерүдә гаепләнгән әлеге ханымның эше бу атнада җомга көнне район судында карала башлаячагын белдерде район прокурорының өлкән ярдәмчесе Илдар Рамазанов. Газетада басылган язма буенча редакция телефоны аша үз фикерләрен әйтүчеләр булды. Шалтыратучылар ана яклы....
    • 26 февраль 2014 - 06:50
      Машинаң техник карауга әзерме?
      Көннәр язга таба авышу белән 43 үзйөрешле һәм барлык төр техникага дәүләт техник күзәтүе хезмәткәрләре җентекле тикшерү уздыралар. Моның үз тәртибе бар. Бу турыда Тукай районы һәм Чаллы шәһәре буенча дәүләт техник күзәтү бүлеге башлыгы Ильяс Гыйлаев белән хәбәрчебез Хәмит Мөхәммәтшин әңгәмә үткәрде.
    • 26 февраль 2014 - 05:10
      Фәрит Мөхәммәтшин районны социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча беренче бишлеккә кертте
      «Сезнең район бик күп күрсәткечләр буенча республикада беренче бишлектә», - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район Советының XXVII утырышында ясаган чыгышында. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә дә, башка тармакларда да ул районның көндәшлеккә сәләтлеләр һәм уңышлы эшләүчеләр рәтендә булуын билгеләп үтте.
    • 26 февраль 2014 - 05:06
      Биклән укучылары – Халыкара Олимпиада җиңүчеләре
      Инглиз теленнән «The British National Corpus» дип исемләнгән Халыкара Олимпиадада катнашып, Биклән укучылары югары күрсәткечләргә ирештеләр. VI сыйныфта укучы Чулпан Мостафина белән X сыйныф укучысы Әдилә Җиһангирова конкурста II урын алдылар.
    • 26 февраль 2014 - 05:02
      Партия эчендәге сайлауларга сайлап алучылар билгеләнде
      Кичә район хакимиятенең утырышлар залында «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе утырышы узды. Анда партия эчендә башлангыч тавыш биргәндә сайлап алучылар билгеләү өчен кандидатуралар ачыкланды. Аннары алар ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү өчен кандидатуралар билгелиячәк. Тәкъдим ителгән 40 кандидатурадан торган төркемне (20 кеше - партиянең җирле бүлекчәсеннән, 20се -...
    Реклама