Якты юл
  • Рус Тат
  • 21 февраль 2014 яңалыклары

    • 21 февраль 2014 - 11:36
      Фәрит Мөхәммәтшин районны социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча беренче бишлеккә кертте
      «Сезнең район социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча республикада беренче бишлектә», - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район Советының XXVII утырышында ясаган чыгышында. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә дә, башка тармакларда да ул районның көндәшлеккә сәләтлеләр һәм уңышлы эшләүчеләр рәтендә булуын билгеләп үтте.
    • 21 февраль 2014 - 11:27
      Республика күләмендә җиңү яулаган район кызлары Мәскәүгә барырга җыена
      Түбән Кама шәһәрендә көнчыгыш көрәше буенча (сётокан) республиканың VI Беренчелеге үткәрелде. Ярышларда 200дән артык спортчы көч сынашты. Безнең район данын әлеге ярышта Александра Кустовская, Эльвина Хәбибуллина һәм Руслан Чекушков (тренерлары Владимир Заикин) яклады. Александра 10-11 яшьлек кызлар арасында КАТА төре буенча I урынга лаек булды. Эльвина исә 12-13 яшьлек кызлар...
    • 21 февраль 2014 - 08:26
      ЮХИДИ инспекторлары һәм суд приставлары салым органына ярты миллион сум бурычлы оешманы ачыклады
      Район суд приставлары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә бурычлыларны юлда эзәрлекли башладылар. Кичә алар шундый беренче рейдка чыктылар. Ул көнне хокук сакчылары кулына 15 машина йөртүче эләкте. Аларның берничәсе бурычын урында түләде, хокук бозучыларның икесе кулга алынды.
    • 21 февраль 2014 - 05:29
      Җинаятьчене эзлиләр
      Район Эчке эшләр бүлеге җинаять эшләүдә гаепләнүче 1972 елгы Әхнәф Исмәгыйлевны эзли. Ул Күперле авылында Большая урамы, 6нчы йортта теркәлгән. Карап торышка 40 яшьләр тирәсе күренә, буе 165 сантиметр, ябык гәүдәле. Әлеге гражданин турында ни дә булса белүчеләрнең 71-44-81 телефоны буенча дежур частька, 37-96-64 телефоны буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлегенә шалтыратуы...
    • 21 февраль 2014 - 05:26
      Коррупциягә бәйле хокук бозулар турында «ышаныч телефоны»на хәбәр итә аласыз
      Районда коррупциягә кагылышлы хокук бозу фактлары буенча ышаныч телефоны эшли. 8 (8552) 70-21-35 телефоны аша халыктан хәбәрләрне эш көннәрендә 8.00дән 12.00 сәгатькә һәм 13.00тән 17.00 сәгатькә кадәр район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Робис Гатиятуллин кабул итә. Калган вакытта хәбәрләр автомат режимда кабул ителә.
    Реклама