19 февраль 2014 яңалыклары
-
19 февраль 2014 - 08:23Ике ягулык станциясе сыйфатсыз бензин сатканРайон прокуратурасы белән Татарстан республикасы ягулык чималларының сыйфатын, сакчыл куллануны тәэмин итү идарәсе район территориясендәге ягулык станцияләрендәге бензинның сыйфатын тикшерде.
-
19 февраль 2014 - 07:39Иске Абдулда хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган якташлар истәлеген мәңгеләштерделәрУзган җомгада Иске Абдул авылының «Гиндукуш» музее каршында Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган якташларның исемнәрен мәңгеләштергән һәйкәл ачылды. Шулай ук бу чарага җыелган халык игътибарына музейга Оренбург өлкәсеннән кайтарылган «БРДМ-2» бронекүзәтү машинасы да тәкъдим ителде.
-
19 февраль 2014 - 06:44Янгын сүндерү хезмәтендә эшләргә теләүчеләр бюджет бүлекләрендә укый алаРайон мәктәпләренең унберенче сыйныфын тәмамлаучыларның Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгынга каршы дәүләт хезмәтенә караган югары уку йортларына укырга керү мөмкинлеге бар. Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Иваново, Воронеж шәһәрләрендә урнашкан вузлар 2014-2015 уку елына егет һәм кызларны көндезге бюджет бүлекләренә чакыра. Уку вакыты - 4-5 ел. Белем алган чорда курсантларга стипендия...