Якты юл
  • Рус Тат
  • 23 гыйнвар 2014 яңалыклары

    • 23 гыйнвар 2014 - 12:00
      Каршы як юлга чыксаң – уйлап чык
      Кыш - юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен аеруча саклык сорый торган ел фасылы. Бу чорда һава торышы һәрдаим үзгәреп тора. Бозлавыкта, күз күреме начар булганда (буран, томан, карлы яңгыр) район ЮХИДИ хезмәткәрләре руль артында баручылардан бик игътибарлы булуларын, кагыйдәләрне үтәп йөрүләрен сорый. Авыр хәлләр күп очракта каршы юнәлештәге полосага чыгу, тизлекне...
    • 23 гыйнвар 2014 - 11:52
      Социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар концертка барды
      Татарстан Республикасында мәдәният елы кысаларында «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре төрле категория гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны районның сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр әзерләгән концертка алып бардылар. Әлеге мәдәният чарасына ике инвалид бала, социаль яктан авыр хәлдә яшәүче өч бала, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче биш бала һәм аз керемле гаиләдән булган биш...
    • 23 гыйнвар 2014 - 10:06
      Спайс саткан өчен «Татарстан» совхозы поселогында яшәүче җинаять җаваплылыгына тартылачак
      Тукай районы судында «Татарстан» совхозы поселогында яшәүче гражданинга карата ачылган җинаять эше карала. Әлеге гражданин законсыз рәвештә наркотик матдәләр сатып алуда, аларны саклауда һәм таратуда гаепләнә. РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсе, 2 өлеше, 3 өлешенең 1 искәрмәсе нигезендә, гаепләнүчегә 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
    • 23 гыйнвар 2014 - 04:33
      Авырып эш калдырган көннәр өчен гомуми стажга карап түләнә
      Сәмәкәй авылыннан 1967 елгы ханым редакциягә түбәндәге эчтәлектәге сорау белән мөрәҗәгать итте: «27 ел эшләгәннән соң 2 ел эшләми тордым. Хәзер яңадан эшкә урнашырга уйлыйм. Яңа урында авыру сәбәпле эш калдырырга туры килсә, миңа больничный акчасы түләнерме?» Әлеге сорауга социаль иминиятләштерү фондыннан түбәндәге җавапны алдык. «Авыру сәбәпле эш калдырган өчен...
    Реклама