22 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Биш штрафын вакытында түләмәгән ир-атны биш тәүлеккә кулга алдылар
Кичә район суды юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлары җыелган 1990 елгы машина йөртүченең эшен карады. 500әр сумлык биш штрафын вакытында түләмәгән өчен суд Яңа поселогында яшәүче бу ир-егетне биш тәүлеккә кулга алырга дигән карар чыгарды, дип хәбәр итә район ЮХИДИ бүлеге. Искәртеп үтәбез, беркетмә төзелгәннән соң машина йөртүчегә карардан...
-
Быелгы чаңгы ярышларында барлыгы 160 кеше катнашты
Узган шимбәдә Яңа поселогында райондашыбыз, Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов истәлегенә чаңгы ярышлары узды. Анда 22 урта мәктәп, Теләнче Тамак тернәкләндерү-интернат мәктәбе, 18 авыл җирлеге командасы составында 160 чаңгычы көч сынашты.
-
Яңа Байларның яңартылган кибетеннән кеше өзелми
Узган атнаның шимбәсендә Яңа Байлар авылында зурлап яңа кибет ачтылар. Элек шушы бинада бер РайПО кибете генә эшләгән. Ләкин товары да исем өчен генә кайтарылган, эшләү өчен шартлары да булмаган. Әлеге бинаны Боерган авылы эшмәкәре Айрат Арсланов үзенә алгач, кибетнең йөзе бөтенләй үзгәргән. Бүген авыл халкы сәүдә хезмәтенең шулай оештырылуына...