21 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Татарстанда быел ипотека буенча 123 йорт куллануга тапшырылачак
Бүген Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында дәүләт программаларын тормышка ашыру хакында видеокиңәшмә булып үтте. Аны Татарстан Республикасның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин алып барды. 2014 елга 26 төп программа кабул ителгән, дип башлады сүзен министр. Төрле күрсәткечләр буенча 2,4 миллион квадрат метр торак төзәргә планлаштырыла. Ипотека программасы буенча...
-
Штрафыңны түләми йөреп кара...
Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 10 мең сумнан артык штрафы җыелган 73 машина йөртүченең исеме район ЮХИДИ бүлегеннән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенә җибәрелгән. Хокук бозучыларның 27се идарәнең мәгълүмат базасындагы исемлеккә эләккәннән соң штрафларын тулысынча түләгән. Районнан җибәрелә торган исемлек атна саен яңартылып тора. Штрафларын вакытында түләмәгән өчен ел...
-
Районда коррупциягә каршы көрәш буенча республика эксперт төркеме комиссиясе эшли
20 гыйнвардан 1 февральгә кадәр коррупциягә каршы көрәш буенча республика эксперт төркеме комиссиясе Яр Чаллыда һәм Тукай районында эшли.