6 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
6 гыйнвар 2014 - 09:59Комсомолец мәктәбендә Яңа ел турнирыКомсомолец мәктәбендә татар-башкорт көрәше буенча Кыш бабай призына Яңа ел турниры үтте. Чарада 2-10 сыйныфлардан 30 бала катнашты. Турнирны тренер Тәнзил Хәмәдиев оештырды һәм үткәрде. "Челны-Мясо" җәмгыяте иганәчелек ярдәме күрсәтте. Барлык катнашучыларга торт, колбаса кебек күчтәнәчләр, бүләкләр бирелде, дип хәбәр итә районның рәсми сайты.
-
6 гыйнвар 2014 - 06:22Ана капиталы акчаларын районның яшь гаиләләре нигездә торак шартларын яхшыртуга тотканнарРоссиядә ана капиталы программасының гамәлдә булу вакыты 2016 елдан соң да дәвам итәчәк. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы программага үзгәрешләр кертү турында да уйлый. Мәсәлән, ул ана капиталы акчасын шәхси эшне ачуга тоту мөмкинлеген дә карый. Ана капиталының күләме узган елгы 408960,5 сум урынына 2014 елдан 429408,5 сумны тәшкил...