30 декабрь 2013 яңалыклары
-
Тикшерү Комитетының Тукай районара бүлеге бала тапканда үлем очрагы буенча җинаять эше кузгатты
Россия Тикшерү Комитетының Тукай районара бүлеге Минзәләдә булган фаҗига уңаеннан җинаять эше кузгатты.
-
Иске Дөреш авылында ремонттан соң ачылган клубта бүген чыршы бәйрәме узды
1973 елдан бирле ремонт күрмәгән бина, ниһаять, төзекләндерелеп, аны ачу тантанасы узды. Бәйрәмгә район башлыгы Васил Хаҗиев, Башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев, муниципаль район советы аппараты җитәкчесе Әсхәдә Наврозова да килгән иде. Җитәкчеләр мәдәният йортын төзергә булышкан һәрбер кешегә рәхмәт әйтте, истәлекле бүләкләр тапшырды.
-
Авылда клуб эшләячәкме?
Газетабызның электрон почтасына бик борчулы хәбәр килде. Яшьләр исеменнән дип язылган әлеге хатта түбәндәгеләр бәян ителә: «Теләнче Тамак авыл җирлегендә мәдәният йорты атнага бер көн генә эшли. Яшьләр моның белән канәгать түгел. Ничек моны Тукай районының җитәкчеләренә җиткерергә белмәгәч, сезнең газета аша хәбәр итәргә булдык». Бу мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан...
-
Волгоградта тагын шартлау
Волгоградта тимер юл вокзалындагы шартлауда 17 кеше үлгән иде. Бүген иртән шушы ук шәһәрдә троллейбуста шартлау булуы турында хәбәр ителде. Регионның хәрби көч структуралары мәгълүматларына нигезләнеп, ИТАР-ТАСС шартлауны үз-үзен үтерүче террорчы китереп чыгарган дип хәбәр итә. Сәгать көндезге 10га булган соңгы мәгълүматлар бу коточкыч фаҗигадә тагын 15 кешенең гомере өзелүен...
-
Мусабай-Заводның сокланырлык гаиләсе
Мусабай Завод авылында яшәүче Салиховларны башкаларга үрнәк булырлык гаилә дияр идем мин. Раиф әфәнде белән Гөлшат ханым инде 28 ел иңгә иң куеп тату гомер итәләр.